Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Косово сербларына ярдәмне арттыра


Мәскәү - Русия гадәттән тыш хәлләр министры Сергей Шойгу, Мәскәү Косоводагы серб азчылыгына һуманитар ярдәмне арттыра, дип белдерде. Тиздән Косовога 10 мең тоннага кадәр дару, медицина җиһазлары һәм бодай китәчәк. Бу хакта Шойгу Белградта Сербия икътисад министры Предраг Бубало белән очрашканнан соң әйткән.

Косовоның бәйсезлек игълан итүенә каршы чыккан Русия бу айларда Косово сербларына инде йөзләгән тонна ярдәм җибәрде.
XS
SM
MD
LG