Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстан президенты Казакъстанга бара


Ташкент - Үзбәкстан президентының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Ислам Кәримов 22-23 апрель көннәре Казакъстанга бара. Президент Казакъстан илбашы Нурсолтан Назарбаев белән ике ил арасында мөнәсәбәтләрне ныгыту турында сөйләшәчәк.

Узган атнада Казакъстан бодайны читкә сатуны туктатуы турында белдерде. Үзбәкстан Казакъстаннан ел саен 120ләп тонна бодай сатып ала иде. 17-18 апрель көннәре Казакъстанда Кыргызстан президенты булып китте, ике ил бодай сату турында килешкән, дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG