Accessibility links

АКШ Русиянең Грузия эшләренә тыкшынуына борчыла


АКШ Русия-Грузия арасындагы соңгы тәрәккыятькә борчылуын белдерде. Райс Русия тышкы эшләр министры һәм Грузия президенты белән сөйләшкән.

Мәгълүм булганча, Русия Грузиядән аерылып чыгарга теләүче Абхазия һәм Көньяк Осетия белән хезмәттәшлекне арттыру нияте турында белдергән иде.

Җомга көнне АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс Вашингтонда Эстония президенты Һендрик Илвесны кабул итте. Соңыннан журналистлар алдына чыгып ул Вашингтон Грузиянең территориаль бөтенлеген яклый, дип белдерде:

"Без Русия президентының яңа фәрманына борчылу белдерәбез. Бүген иртән мин тышкы эшләр министры Лавров белән сөйләштем. Кичә Грузия президенты Михаил Саакашвили белән сөйләшкән идем. Кушма Штатлар Грузиянең бүленмәс дәүләт булып калуын яклый. Без Грузия белән Абхазия һәм Көньяк Осетия арасында нинди дә булса чаралар күреп булачагына ышанабыз," - диде Райс.

Кичә дәүләт департаментының матбугат вәкиле Шон МакКормак, "Вашингтон Русияне 16 апрель фәрманын гамәлдән чыгарырга чакыра", - дип белдерде.

16 апрельдә президент Путин хөкүмәткә Абхазия һәм Көньяк Осетия игълан иткән кайбер документларны танырга һәм бу республикалар белән хезмәттәшлекне арттырырга кушты.

АКШ, НАТО һәм Европа Берлеге Русияне бу адымнан тыелырга чакырды. Җомга көнне Русия тышкы эшләр министрлыгының матбугат вәкиле Михаил Камынин, Грузия белән араларны җайлау һәм икътисадый чикләүләрне бетерү турында игълан итте.

Русия тышкы эшләр министрлыгының матбугат вәкиле Михаил Камынин
"Ике ил арасында транспорт йөрешен кире кайтаруга өстәп тиздән почта элемтәсе кайтарылачак. Башкарма хакимияткә Грузия ватандашларына виза чикләүләрен бетерү, Югары Лардагы чик буе ноктасы төзелешен тизләтү һәм Грузия таварларын Русия базарына кертү өчен белгечләр белән сөйләшүләр башлау кушылган," - диде Камынин.

Дәүләт департаменты сүзчесе МакКормак, Русиянең Абхазиягә карата икътисадый һәм хәрби чикләүләрне бер яклы гамәлдән чыгарганын искә төшерде. Русиянең бу адымын Грузия вице-премьеры Георгий Барамидзе тәнкыйтләп чыкты.

"Бу адым куркыныч адым гына түгел, бу провокация. Бу – безнең илдә генә түгел, бөтен төбәктә вазгыятьне какшатачак. Грузия бер кем белән дә хәрби низагка керергә теләми, бигрәк тә үз җирендә. Грузиягә тынычлык кирәк. Шуңа күрә хәрби планнар турында сүз дә була алмый. Без дипломатик, кануный һәм сәяси адымнар турында гына сөйләшәбез," - диде Барамидзе.

Барамидзе болар хакында җомга көнне Брюссельдә белдерде. Шулай ук Грузия вице-премьеры Русиянең ике сепаратист республика белән тыгызрак элемтә урнаштыру нияте – Косовоның бәйсезлек игълан итүе һәм НАТО киңәюенә бәйле булырга мөмкин, дип фаразлады.

Тифлис соңгы бу хәлләргә карата БМО Иминлек Шурасының чираттан тыш утырышын җыярга чакырды. Шура президенты Думисани Кумало сүзләренә караганда, утырыш киләсе атнада булырга мөмкин.
XS
SM
MD
LG