Accessibility links

Кайнар хәбәр

Динур сукбайлар ашата, Айдар җыр яза


“Кызган таба”да кунакта Казанда сукбайлар өчен ашханә ачкан 20 яшьлек сәясәтче Динур Гайфуллин һәм “Йолдызлык” фестивалендә катнашучы яшь музыкант Айдар Әгъләмов.


“Кызган таба”да кыска хәбәрләр
!
Татарстанда 18 яшькә кадәрле яшьүсмерләр арасында хоккей буенча дөнья беренчелеге бара. Әлеге ярышта Русия алдынгылар рәтендә.

* * *

Кайчандыр “Tatar radiosi”нда, “Курай”, “Яңа гасыр” радиоларында, татар дискотекалырында dj булган Илдус Закиров узган атнада “Пирамида” төнге клубында үзенең юбилей кичәсен үткәрде. Аның сәхнәдә, яшьләр арасында булыуна 5 ел булган икән. Моңа кадәр татар dj-ның юбилей кичәсен үткәргәне юк иде, Илдус беренчеләрдән булды.

* * *

24 апрельдә “Күңел” дискәтүгенә билгеле өлкән җырчы Бәширә Насыйрова киләчәк һәм шансон башкаручы Зиннурның яңа альбомындагы җырларны тәкъдим итү булачак. Узганында “Йолдызлык” фестивалендә катнашучы яшь җырчы, композитор Айдар Әгъләмов җырлады.
Хәзер сезне актуаль әңгәмә көтә. “Кызган таба” да кунакта 20 яшьлек яшь сәясәтче һәм җәмәгать эшлеклесе, Казан егете - Динур Гайфуллин. Узган тапшыруда Динур “Дом салатов” дигән оешма ярдәмендә бер ел элек шәһәр үзәгендә ашханә ачуларын һәм көненә 35- 50 кеше кабул итүләрен әйткән иде.
Актуаль әңгәмә
Динур Гайфуллин. Сәясәт белән шөгыльләнәм. Бүгенге көндә мин ике югары уку йортында укыйм, Татарстан президенты каршындагы дәүләт һәм муниципаль идарәчелек академиясе һәм Русия дәүләт һуманитар университетының юридик факультетында 4 курста белем алам. Өченчесе - Мәскәүдә, “Югары идарәчелек мәктәбе”. (Высшая школа управления). Монда мин сәяси технолог, идарәче (бригадир полевой сети), сайлау кампаниясендә юрист ярдәмчесе. Шулай ук, агитатор белгечлекләре буенча сертификатлар алуга ирештем.
Рөстәм Исхакый. Бу эшләрнең барсын бергә алып барырга вакыт җитәме?
Яшь сәясәтче - Динур Гайфуллин
Динур Гайфуллин.
Җиткерергә тырышабыз. Ял итәргә, шәхси тормышка вакыт калмый.
Рөстәм Исхакый. Әти – әниең ни ди?
Динур Гайфуллин. Минем әнием генә бар. Ул һәрвакыт кулыннан килгәнчә ярдәм итә.
Рөстәм Исхакый. Үзеңне сәясәтче дидең, аерым бер фиркадә торасыңмы?
Динур Гайфуллин. Бүгенге көндә “Безнең сайлау” (“Наши выборы”) дип аталган хәрәкәт җитәкчеләренең берсе. Ул үзенең эшчәнлеген 2006 елның декабрендә башлаган иде. 250 – 300 гә якын кешебез бар.
Рөстәм Исхакый. Сезнең ул хәрәкәт сайлаулар вакытында гына активлашамы, әллә болай да эшләп киләме?
Динур Гайфуллин. Әйе, күбрәк сайлаулар вакытында. “Безнең сайлау” хәрәкәте яшьләрне сәяси чараларда катнашырга өнди. Ил киләчәге өчен файдалы, яшь, көчле сәясәтчеләр тәрбияли, гражданлык җәмгыяте, демократия төзергә чакыра. Хәрәкәтнең максаты - сайлауларны дөрес итеп, канун бозмыйча үткәрергә ярдәм итү.
Рөстәм Исхакый. Менә әле күптән түгел генә ил президентын сайлау булды, бу процесс дөрес барды дисеңме?
Динур Гайфуллин. Яшь сәясәтче буларак кискен нәтиҗәләр ясый алмыйм. Ә болай нормально үтте.
Рөстәм Исхакый. Хәзер инде син беренче тапшыруда сөйли башлаган сукбайлар
Динур ирешелгән уңышларын күрсәтә
темасына әйләнеп кайтык. Күпме алар Казанда, ничек бу проблеманы бетерергә?
Динур Гайфуллин. Бик күп алар. Бу Казан гына түгел, гомүм Русия проблемасы. Безнең дәүләт андыйларга күзен йома. Сукбайлар өчен Казанда бер генә махсус үзәк бар, күбрәк булса әлеге проблема да тизрәк хәл ителер иде.
Рөстәм Исхакый. Син сукбайларга нормаль яшәп китәргә этәргеч бирәбез, ярдәм итәбез дисең. Шул кешеләр арасында бармы соң уңай якка үзгәрүчеләр?
Динур Гайфуллин. Бар әлбәттә. Күбесен урамда үтеп барышлый күрәм дә, шул кешеме соң әле бу дип уйлап куям. Нык үзгәрәләр, нормаль эш хакы алып эшли башлыйлар, эчүләрен ташлыйлар, гаиләләренә кире кайтучылар да бар. Безнең күбрәк ир-атлар сукбайга әйләнә, хатын-кызлар чыдамлырак.
Рөстәм Исхакый. Шушы эш - шөгыльләрдән чыгып үзеңә нинди максатлар куясың?
Динур Гайфуллин. Сукбайлар проблемасын яхшырак өйрәнергә, гомүм Русия күләмендә чишеләсе мәсьәлә икәнлекне танытырга. Мин беләм, аларның кайберләре 12- шәр сәгать капчыклар бушатып көненә 50 сум ала. Шул илле сумга ул чыдый алмыйча эчәргә бара.
Рөстәм Исхакый. Яшьләр сәясәтне белми диләр. Сез ниләр эшлисез бу юнәлештә, аңлату эшләре алып барасызмы?
Динур Гайфуллин. Төрле акцияләр үткәрәбез. Күптән түгел "яңа канун"нар конкурсы уздырдык. Монда җиңгән кеше Русия дәүләт думасына эләгә.
Рөстәм Исхакый. Син эләкмәдеңме соң әле?
Динур Гайфуллин. Миңа анда керергә кирәкми, максатым күбрәк башка кешеләрне үткәрү. Үзем Думада һәр ай булам, андагы кешеләр белән эшлим.
Рөстәм Исхакый. Югары җитәкчеләр арасында гади кеше баласы чуалмый инде, әти - әнисе җитәкче булганнар йөри дип әйтәләр. Кем баласы син, әйтә аласынмы?
Динур Гайфуллин. Гади, урта хәлле гаиләдән, җитәкчеләр арасында беркемем дә юк. Тырышып, үз белемем белән үземә юл ачтым. Барсыда безнең кулда Рөстәм !!!

Сез Динур Гайфуллин белән әңгәмә укыдыгыз. Ул әле дини егет тә, вакыты булу белән намаз укый, догалар өйрәнә. Чираттагы кунагыбыз - Айдар Әгъләмов, яшь композитор, җырчы. Быелгы “Йолдызлык” фестивалендә катнаша.
Айдар Әгъләмов - яшь композитор
Айдар Әгъләмов.
“Йолдызлык” фестиваленә килгәндә, беренче тур Түбән Камада үтте. Мин үзем Түбән Кама районының Шәңгәлче дигән авылыннан. Үзебездә җиңгәч Зәйгә киттем. Анда икенче урын алгач Казанга чакырдылар.
Рөстәм Исхакый. Нинди җыр җырлыйсың?
Айдар Әгъләмов. Альфред Якшәмбековның “Киләм сиңа” дигән җыры.
Рөстәм Исхакый. Җыр, музыка өлкәсенә керүне нидән башлаган идең?
Айдар Әгъләмов. Икенче сыйыныфта укыганда мине баян мәктәбенә бирделәр. Мәктәпне бетергәндә гармун уйнап кечерәк сәхнәләрдә җырлап йөри башладым. Аннары Казанның мәдәният һәм сәнгать университетына укырга кердем. Хәзер шуның 3 курсында укыйм.
Рөстәм Исхакый. Үзеңә 21 яшь кенә булуга карамастан язган көйләреңне сата да башлаганың дип ишеттем. Кыйммәткә сатасыңмы?
Айдар Әгъләмов. “Барс Медиа” ширкәтенә бер җырны 5 меңгә саттым.
Рөстәм Исхакый. Иҗатыңны кайсы стильгә кертәсең?
Айдар Әгъләмов. Мин бер генә юнәлештә эшләмим, төрле стильдә язам. Бүгенге көндә Марат Мухин, Гадел Хәмзин кебек билгеле аранжеровчиклар белән элемтәдә
Айдар билгеле җырчы булырга хыяллана
торам, киңәшләр сорыйм.
Рөстәм Исхакый. Җырчы булырсың микән, композитормы?
Айдар Әгъләмов. Күңел җырга тартыла. Көй язуны әлегә үзем өчен генә дип уйлыйм.
Рөстәм Исхакый. Җыр сатып акча эшләп буламы? Күпме вакыт кирәк менә шул 5 меңлек җырны языр өчен?
Айдар Әгъләмов. Акча эшләп була дип уйлыйм, көй язуга килгәндә, иртән утырып икенче көннең иртәсенә кадәр язсаң нормальный көй чыгарып була. Аның өчен илһам килергә тиеш инде.
XS
SM
MD
LG