Accessibility links

Кайнар хәбәр

Гыйракта Кувәйт илчелеге ачылачак


1990 елда Саддам Хөсәин Кувәйтка гаскәр керткәннән бирле беренче тапкыр Гыйракта Кувәйт илчелеге ачылачак. Кувәйт тышкы эшләр министры Шәих Мөхәммәд әс-Сабах, Кувәйт моны АКШ дәүләт секретаре Кондолиза Райс кушуы белән эшли, дигән фаразны кире какты. Министр сүзләзренә караганда, илчелек Багдадның яхшы сакланган "яшел зонасында" урнашачак.

22 апрель Кувәйттә Гыйракка багышланган конференция үтәчәк. Анда Райс һәм Гыйрак рәсмиләре, шулай ук күрше дәүләтләрдән вәкилләр катнашачак.
XS
SM
MD
LG