Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Башка Русия" Мәскәүдә пикетка чыгачак


"Башка Русия" коалициясе Русиянең яңа президенты инаугурациясе алдыннан 6 майда Мәскәүдә урам җыены үткәрмәкче. Моңа рөхсәт сорап гариза бүген шәһәр хакимиятенә тапшырылган. Коалициянең башкарма комитеты вәкиле Александр Аверин сүзләренә караганда, анда 2 меңләп кешенең катнашуы көтелә.

3 мартта Мәскәүдә узган "Ризасызлар йөрешен" махсус көчләр (ОМОН) куып тараткан иде. Оппозиция белдерүенчә, 200ләп кеше кулга алынган. Чарада катнашучылар президент сайлавы нәтиҗәсенә каршылык белдерде.
XS
SM
MD
LG