Accessibility links

Европа Шурасы вәкиле Чечнядә


Европа Шурасының кеше хокуклары вәкиле Томас Хаммерберг Төньяк Кавказ буйлап 3 көнлек сәфәрен башлады. Бүген ул Чечнягә килде. Аның республика җитәкчелеге һәм гади халык белән очрашулары көтелә. Шулай ук көнтәртибендә мәктәп, хастаханә, интернатларга бару каралган.

Хаммерберг шулай ук Чечнядә хәбәрсез югалганнарны эзләү һәм мәетләрне тану үзәген ачу шартлары белән кызыксынуын белдерде. Бу эшне тизләтергә кирәк, диде Европа Шурасы вәкиле.

Чечнядән соң Томас Хаммерберг Ингушетия һәм Дагыстанга барачак.
XS
SM
MD
LG