Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:06

Тарихта татарларны кыргый, вәхши итеп күрсәтү әледән-әле кабатланып тора. Аерым алганда, күптән түгел генә “Русия тарихы” дәреслегендә татарларны кеше ашаучы буларак тасвирлаганнар иде. Менә күптән түгел Русия телевидениесендә инде татарларга каршы төшерелгән фильм күрсәтелде.

Шактый сыйфатлы итеп төшерелгән бу кыска гына фильм Батый хан гәскәренең Киевны басып алып, тар-мар итүе һәм монгол татарларының берничә көн бәйрәм итүен тасвирлаудан башланып китә. Анда күп кенә Русия шәһәрләренең татарлар тарафыннан басып алынуы, кешеләрнең үтерелүе, чиркәүләрнең талануы языла. Ә Тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин әлеге фильмда китерелгән мәгълүматның күбесе дөреслеккә туры килми, ди.

“Фильмда әйтелгәнчә, йөзләгән түгел, ә бары 15 шәһәр җимерелгән. Ул чакта урыс князьлекләрендә артык зур калалар булмаган. Без хәзер дә белә торган шәһәрләр арасында Рязань, Владимирны басып алалар. Аннары Киевка киләләр. Аны җимерү турында бик күп язылды, әллә никадәр провослав чиркәүләр юк ителде һәм күп халык үтерелде диелде. Чынлыкта бары бер Дисәтинә чиркәве генә җимерелде”, - ди Фаяз Хуҗин.
Tарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин

Ул киресенчә, Алтын Урда чорында, ягъни монголлар басып алганнан соң, урыс князьлекләрендәге православ чиркәүләрнең саны ике тапкыр артуын әйтә.

“Шәһәрләр үсә башлый. Моны археология материаллары күрсәтеп тора. Аннан соң халыкның саны да ике мәртәбә арта. Әгәр шул тикле канэчкеч сугышлар булса мондый нәрсә булмас иде. Аннары урыслар бер нәрсәне һәрвакыт яшереп килде. Ул вакытта урыс князьлекләре арасында сугышлар булып торган. Мисал өчен, Юрий Озынкул (Долгорукий) Мәскәүдә утырса да һәрвакыт Киевка сугышлар белән килгән. Аннары Андрей Боголюбский һәм башкалар да һәрвакыт Киевка һәм күрше шәһәрләргә яу чабып торганнар, ягъни җимергәннәр. Урыс тарихчыларының фикеренчә һәм бу яңа, дөрес фикер, монголлар килгәнче үк Киев җимерелгән булган. Аннан соң, ягъни Алтын Урда чорында ул һәм башка шәһәрләр әзрәк тернәкләнә башлый”, - ди Фаяз Хуҗин.

Аның белдерүенчә, бу прогресс чоры була һәм ул урысны берләштерүгә китерә. Ләкин нинди генә үсеш булса да, урысларның монголлар тарафыннан басып алынуы аларда психологик яктан тискәре тәэсир ясаган. Һәм тарихта һәрдаим бу монгол яуларын бик канэчкеч дип тасвирлау да шуны күрсәтә.

Тагын шуны әйтергә кирәк, тарихта һәрдаим монголларны татарлар белән тәңгәлләштереп килделәр. Русия телевидениесендә күрсәтелгән фильмда да шул сизелә.

“Күбесенчә бу фильмда монголларны татарлар дип телгә алалар, хәтта монгол-татарлары дип тә түгел. Татарлар Батый хан гәскәрендә күп булган дип уйларга нигез бар. Чөнки чыганакларга карасак, Чыңгыз ханның әтисе татарлар тарафыннан үтерелгәч, ул аларны яратмаган һәм үтергән. Ә исән калган татарларны үзенең гәскәр алдына куя. Шуңа монгол гәскәрләрен күргәч үк “әнә татарлар килә” дип әйтә башлыйлар. Шулай итеп татарлар дигән сүз таралган да инде. Әмма дәүләтне төзүчеләр бит татарлар түгел, ә монгол ханнары булган. Шуңа татарларны монголлар белән тиңләштерү дөрес түгел”, - ди тарихчы Фаяз Хуҗин.

XS
SM
MD
LG