Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:12

Шушы көннәрдә Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара җыр фестиваленең Скандинавия илләрендә гастрольләре төгәлләнде.

Шул уңайдан Идел-пресс нәшрият йортында матбугат очрашуы узды. Анда “Татарстан” журналының баш мөхәррире, фестиваленең җитәкчесе Рифат Фәттахов, җырчылар Айгөл Хәйри белән Филүс Каһиров, яшь пианино остасы Айгөл Зәйнуллина катнашты.

Билгеле булганча, Рәшит Ваһапов исемендәге IV Халыкара татар җыры фестиваленең төп чаралары быелның мартыннан Казанда башланып киткән иде. Гомумән, быел фестиваль кысаларында барлыгы утыз җиде мәдәни чара уздыру күздә тотыла. Бүгенге көндә мондый концертлар унбиш төбәктә үтте инде. Якын араларда фестиваль концертлары Мордовия башкаласы Сарански шәһәрендә, июнь аенда Киевта, июльдә - Түбән Новгород каласында, август-сентябрь айларында республика шәһәр һәм районнарында, октябрьдә - Әзәрбәйҗан башкаласы Бакуда, Пензада, Сарытауда, Алматыда, ноябрьдә - Уфада, Санкт-Петербургта һәм Казанда узачак. Шушы көннәрдә исә фестивальне оештыручылар Хельсинки һәм Стокгольм шәһәрләреннән кайттылар. Фестивальнең җитәкчесе Рифат Фәттахов сүзләренә караганда концерт зур уңыш белән узган.

Рифат Фәттахов
“Фестивальне милләттәшләребез гаҗәеп дәрәҗәдә җылы кабул иттеләр. Образлы итеп әйткәндә, Финляндия һәм Швеция татарлары безнең артистларыбызны кулларында гына күтәреп йөрттеләр. Фестиваль “Исламия” җәмгыяте йортында үтте. Халык гаҗәеп дәрәҗәдә күп иде. Әйтик, бер генә мисал, без килер алдыннан гына Финляндиягә күренекле татар эстрадасы җырчысы килгән. Аның концертына 28 кеше килгән. Безнең фестивальгә исә 200 дән артык милләттәшебез килгән иде. Бу нәрсә турында сөйли? Финляндия татарларын теләсә нәрсә белән шаккатырып булмый. Чөнки алар татар мәдәнияте һәм сәнгатен бик әйбәт белә. Һәм алай гына да түгел, алар югары Европа музыкасы белән бик яхшы таныш.

Безнең фестиваль концертына Хелсинкидан гына түгел, ә башка шәһәрләрдән дә татарлар килгән иде. Аларга безнең фестиваль бик нык тәэсир итте дип беләм. Мәсәлән, Тампердан килгән 82 яшьлек милләттәшебез заманында бу җырларны Рәшид Ваһапов тәлинкәләреннән тыңлый-тыңлый безнең бабайларыбыз, әтиләребез елый иде, менә бүген без нәкъ шул халәттә дип әйтте.

Финляндия татарларының “Исламия” җәмгыяте рәисе Окан Дахер да бу фестивальгә бик югары бәя бирде. Ул аны Финляндия татарлары тормышында тарихи вакыйга дип бәяләде. Бу сәфәрнең тагын бер үзенчәлеге шунда, без берернче көнне Финляндиядә концерт бирсәк, икенче көнне Швеция башкаласы Стокгольмга бардык. Анда безне милләттәшебез Төркәр Соуккан озатып йөрде. Финляндиядә 200 артык тамашачы килгән булса, Швециядә 50 гә якын милләттәшебез килгән иде. Рәсми төстә 150-200 татар теркәлгән җир өчен бу бик зур күрсәткеч.

Түркәр Соуккан белдерүенчә, Ваһапов фестивале Швециягә Татарстаннан килгән профессональ артистларның беренче чыгышы. Финляндиядә беренче авазлардан ук тыңлаучыларбызның күңелендә нур балкыса, Швециядә тамашачыны яулау авыррак булды. Әмма Филүс Каһиров “Китмә сандугач”ны җырлап җибәрүгә беренче рәттә утырган урта яшьләрдәге бер ханым баласын кочаклап елый башлады. Инде бу тамашачыны яуладык дигән сүз.

Инде бу фестиваль тагын шунсы белән безнең өчен әһәмиятле – ул Финляндиянең рәсми даирәләрендә дә кызыксыну уятты. Әйтик, безне Финляндиянең мәгариф һәм мәдәният министрының сәркатибе Стефан Йохансон кабул итте. Очрашуда сүз Татарстан – Русия – Финляндия мөнәсәбәтләрен тагын да ныгыту турында барды. Шулай итеп, татар моңы сәнгатебезне пропагандалап, милләттәшләребезне берләштереп кенә калмый, ә дәүләтара мөнәсәбәтләрне тагын бер баскычка күтәрергә дә ярдәм итә”.

Менә шулай итеп, фестиваль татар моңына сусаган милләттәшләребез тарафыннан яратып кабул ителгән. Моңа дәлил булып фестивальнең оештыру комитеты Эстония татарларыннан Таллин шәһәрендә концертлар белән чыгыш ясауга чакыру да алып кайткан.
Әйтергә кирәк, җырчының юбилее уңаеннан аның туган ягы Түбән Новгородта шәһәрнең бер урамына Рәшит Ваһапов исемен биреләчәк һәм якын араларда аның җырларын туплаган CD-дисклар чыгару күздә тотыла, дип белдерде Рифат Фәттахов.

Әйтелгәнгә өстәп

Әлеге язма эфирга чыккан соң, Азатлыкка Финляндия төрекләре берлеге исеменнән хат килде. “Ваһапов фестивале Финляндиягә килгәнчегә кадәр, күренекле татар эстрадасы концертына 28 кеше түгел, ә 140 милләттәшебез килгән иде. Ә менә Ваһапов фестиваленә 200 гә якын кеше җыелды”, диелгән хатта. Бу хатны Айтен Али-Кафиатулла, Фазилә Насретдин, Хәмит Самархан, Һәтиҗе Бедретдин, Билге Вафин, Асыл Садри, Айлин Ымадитдин, Сабит Насретдин, Айнур Алкара имзалаган.


фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG