Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Ватан" фиркасенең 22 апрель урам җыены тыелды


"Ватан" иҗтимагый-сәяси фирка рәисе Мөхәммәт Миначев сүзләренә караганда, 22 апрель Мәскәүдә үтәсе урам җыенына рөхсәт бирелмәгән.

Мәгарифтә милли һәм төбәк компонентын яклап, мәктәпләрдә православ дине дәресләрен укытуга каршы дип планлаштырылган бу җыен мәгариф министрлыгы каршында буласы булган. Мәгариф министрлыгы шәһәр хакимияте бинасына якын урнашканга, хакимият бинасы каршында пикетлар уздыруны рөхсәт итмәгән канунга сылтау белән, җыен тыелган.
XS
SM
MD
LG