Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:29

Җәмәгать эшлеклесе, язучы Фәүзия Бәйрәмова Төркиядә үткәрелгән халыкара фәнни җыеннарда катнашты.

Төркиянең Истанбул һәм Фәтһия шәһәрләрендә үткәрелгән халыкара фәнни җыеннарда Фәүзия Бәйрәмова татар әдәбияты һәм Русиядәге, шул исәптән Себердәге һәм Идел-Урал төбәгендәге төрки милләтләр турында тәфсилле мәгълүмат биреп узды.

Мугла вилаятенең Фәтһия шәһәрендә булып узган 1нче Халыкара төрки мәдәниятләр корылтаенда Русия Федерациясеннән бары тик Фәүзия ханым гына катнашкан булса, Бейкент университеты тарафыннан Истанбулда оештырылган “Төрки милләтләр әдәбиятындә Истанбул” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференциядә төрле ил кунаклары белән бергә Төркия, Татарстан һәм Мәскәүдән җәмгысы 6 татар галимәсе катнашты. Фәүзия Бәйрәмова фәнни җыеннар турындагы фикерләре белән уртаклаша:

Али Акыш һәм Фәүзия Бәйрәмова
“Дөньяның төрле илләреннән килгән шушы галимнәр арасында Русиядән без генә идек. Башка төрки милләтләрдән Русия буенча бер генә галим дә бер генә чыгыш та ясамады. Татарстаннан без дүрт кеше килгән идек. 20нче йөз башында һәм бүгенге көндә татар язучылары иҗатында Истанбул дигән темага бик кызыклы докладлар ясадылар. Мин үзем “Габдеррәшит Ибраһимов иҗатында Истанбул” дигән темага доклад ясадым. Татарлар турындагы чыгышлар үземә бик ошады. Нәрсә әйтсәң дә, татар әдәбиятында Истанбул темасы чагылган. Фатих Кәримиләр, Гаяз Исхакилардан башлап Миргазыян Юнысларга хәтле, Әбрәр Кәлимуллиннарга хәтле һәм бүгенге шагыйрьләребезгә хәтле бу теманы чагылдырганнар. Һәм татар сүзе бу симпозиумда бөтен көченә яңгырашын тапты. Мин аңа үзем бик сөендем.

Ә инде икенче корылтайга килгәндә, анысы Фәтһия шәһәрендә уздырылды, ул инде диңгез буендагы бер ял итә торган шәһәр. 30 доклад ясалды халык авыз иҗаты турында, халык культурасы турында, милли мәдәнияттән башлап шушы келәм сугуларга хәтле докладлар булды. Татарстаннан берүзем идем, Русиядән дә беркем юк иде. Мин инде Татар Конгрессы турында докладымнан соң, әле Русиядә безнең 15 миллионга якын төрки халыклар яши дип,себер татарлары турында, шулай ук Идел-Уралда яшәүче төрки халыклар турында, Кавказда яшәүче төрки халыклар турында мәгълүмат бирдем. Бик күңелем булды инде. Фәтһия Корылтаенда Татарстанның рәсми байрагын бөтен ил байраклары арасында иң беренче булып бастырып куйганнар иде. Диварларга да элеп куйганнар иде. Мине Татарстан дип язганнар иде, шуңа да бик күңелем булды, чөнки Русия белән бутыйсым килмәде үземнең чыгышымны. Бу Корылтайда да Татарстан сүзе, татар милләте хакында мәгълүмат яңгырады”.

Төркиядәге фәнни җыеннарда катнашуы һәм күренекле татар язучысы Гәбдеррәшит Ибраһим белән бәйле эзләнүләре белән бергә Фәүзия ханым төрек илендә яшәүче күренекле милләттәшләребез һәм төрки дөньяның мөһим шәхесләре белән очрашулар да үткәрде. Бу очрашуларның берсе – Бөтендөнья Татар Лигасының әле быел гына бик зурлап 90 еллык юбилее үткәрелгән мактаулы рәисе, танылган җәмәгәть эшлеклесе Али Акыш белән.

“Төркиягә килеп тә, Али абыйны күрмичә китсәң, ул инде гөнаһ булыр иде. Али абый безнең инде шушы Төркиягә килүебезнең, алман иленә баруыбызның юл башында торды. Безне чакырып, юлларны ачып, төрекләр белән таныштыручы ул булды, төрки дөньяга ул безне җитәкләп алып чыкты татар милләтчеләрен, хәтерегездә булса, 90 нчы еллар башында. Шушы күпердән без һаман барабыз әле. Аннан соң Иклил Корбан дигән безнең татар-уйгыр милли каһарманыбыз. Кытай төрмәләрендә газап чигеп, барыбер тормыштан өмете өзелмәгән. Татарлар, уйгырлар турында шушындый том-том китаплар язган бу кешене, шәхесне татар халкына да танытасым килде. Аннан мәгълүматлар алып, аның китапларын укып, өйрәнеп, бигрәк тә уйгыр халкы белән ике арада бер күпер булыр, дип уйлыйм, чөнки уйгырлар безнең борынгы әдәбиятебезнең нигезендә ята торган бөек халык, бик зур фаҗигаләр күргән халык. Шуңа күрә инде минем уйгырларга да булышасым килә, үземнең дә алардан ниндидер рухи мирас аласы килә.

Шулай ук Истанбул шәһәрендә Гәбдеррәшит Ибраһимов турында китап язган Исмәгыйл Түркоглу белән очраштым. Ул үзенең китапларын алып килде Себер архивлары, Себер музейлары өчен, чөнки себер татары шәһәрләрендә, Гәбдеррәшит Ибраһимов авылында да музейлар бар, әмма Гәбдеррәшит Ибраһимов турында бер әйбер юк, ә ул китапларны Төркиядә генә табырга була.

Шулай ук үзебезнең милләтчеләребез белән очраштым. Рушания Алтай миңа бик ярдәмче булды, шушы Гәбдеррәшит Ибраһимовның китабын табарга. Гәбдеррәшит Ибраһимовның бер ел буе эзләгән “Галәми Ислам” дигән китабын монда табарга ярдәм итте ул миңа. Аннан соң Мугла шәһәренә барып, Чулпан ханым Четинның өендә бер көн булса да калдым, аның архивы белән таныштым, шигырьләрен, фәнни хезмәтләрен алдым, чөнки алар безнең зыялыларыбыз. Алар әле яшь, әлбәттә, әмма киләчәктә барыбер милли байрак алар кулында калачак”.

Танылган язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмова шулай ук, үзәге Төркия башкаласында урнашкан КӨКСАВ социал һәм стратегик тикшеренүләр вакыфында “Совет чорыннан соң Татарстанның фикер һәм сәяси тормышы. Татарстан-Төркия мөнәсәбәтләре” дигән темага чыгыш ясап, Идел-Урал төбәгендә, Русия Федерациясендә яшәүче татарлар һәм башка төрки халыкларның кеше хокуклары җәһәтеннән бүгенге вазгыятенә тукталып узды һәм шул исәптән Чиләбе өлкәсендәге Татар Караболагы авылындагы нурланыш фаҗигәсен аңлатып бирде.

Фәүзия ханымның бу мәгълүмәтләре очрашуда катнашучыларның зур кызыксынуын уятты. Әйтик, Төрки дөнья кеше хокуклары җәмгыяте гомум башлыгы һәм Халыкара кеше хокуклары Авразия Федерациясе җитәкчесе Абдуллаһ Буксур әфәнде Бәйрәмованың “Татар Караболагы – 50 ел үлем кочагында” исемле китабын, төрекчәгә тәрҗемә итеп, Төркия җәмәгәтчелегенә дә җиткерергә теләүләрен белдерде. Очрашуда вакыф җитәкчеләре белән бергә төрек, уйгыр, татар, кыргыз һәм башка төрки галимнәр, тикшеренүчеләр, журналистлар да катнашты.

XS
SM
MD
LG