Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 18:36

Русиянең 45 төбәгеннән һәм чит илләрдән 150-гә якын кеше Сабан туе серләрен өйрәнергә килә.

Амурдагы Комсомольски шәһәрендә быел Сабантуй бәйрәме өченче тапкыр узачак. Әлеге шәһәрнең татар мәдәният үзәге дә “Сабантуй” дип атала. Аның җитәкчесе Рөстәм Абдулин әйтүенчә, күпләр шушы бәйрәмгә килеп, карап һәм катнашып үзләренең кем икәнлеген аңлый башлаган. “Үзләренең татар икәнлеген дә белмәгән күпләр, мисал өчен аның паспортында урыс исеме, үзе чукына, ә фамилиясе татар тамырларының кайдан икәнлеген уйлап та кармаган. Хәзер исә, яшьләр арасында да кызкысынучылар күбәя. Сабантуйлар зур этәргеч бирде”,- ди Рөстәм Абдулин. Беренче елны ул бу бәйрәм өчен 240 мең сум үз акчасын тоткан булса, узган ел чыгымнар 340 мең булган. Шәһәр хакимияте, бу чара өчен казнада каралмаган дип, әлегә бер тиен дә бирмәгән. Ике Сабантуй үткәрү кала түрәләренең татар мәдәният үзәгенә булган карашын да уңай якка үзгәртә төшкән.
Сабантуй үткәргәндә интернет коткарды
Рөстәм Абдулин
Рөстәм Абдулин әйтүенчә, Владивосток һәм Хабаровскидагы татар җәмгыятьләре алар белән аралашып яши. Казанда 24 апрель көнне башланачак Сабантуй укуларына алданрак килүенең максаты- Хабаровскида 5 июльдә һәм Амурдагы Комсомольски шәһәрендә 6 июльдә булачак милли бәйрәмгә Татарстаннан зуррак сәнгать төркеме җибәрсеннәр өчен сөйләшүләр алып бару. Казанга да ике калага ике төркем җибәргәнгә караганда бернең баруы юл чыгымнарын җиңеләйтәчәк.
Рөстәм Абдулин һәм Амурдагы Комсомольски вәкилләре моңа кадәр бер кайчан да Казанда үтә торган Сабантуй укуларында катнашмаган. “Сабантуй турында бөтен мәгълүматны интернеттан таптык һәм бик яхшы итеп үткәрдек”,- ди Абдуллин.
Быелгы укулар үзенчәлекле
Укулар дигәннән, Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Русия төбәкләре белән эшләү бүлеге башлыгы Марс Тукаев белдерүенчә, быелгы очрашу үткәннәреннән нык аерылып торачак.
“Быелгысының үзенчәлеге моңа кадәр катнашмаган төбәкләр дә килә. Магаданнан, Якутия, Калининградтан килергә теләк белдерделәр. Сабантуй беренче тапкыр гына үтә торган төбәкләр бар. Алардан да кешеләр киләчәк”,- диМарс Тукаев. Кострома һәм Волгоград өлкәсенең Волжски шәһәре татарлары милли бәйрәмне беренче тапкыр үткәрергә җыена.
Бөтендөнья татар конгрессы һәм Татарстанның мәдәният министрлыгы Сабантуй укуларын 5 ел үткәрә инде. Узган очрашулар вакытында шул ук кешеләрнең килүе һәм һаман бер үк нәрсә турында, ягъни куш тырнаклар эчендә әйткәндә “былтыргы “а” хәрефен кабат өйрәнү” турында сүзләрне ишеткәләргә туры килгән иде.
Укуларны төрләндерү зарур
Фәнзилә Җәүһәрова
Татар дәүләт фольклор үзәге мөдире Фәнзилә Җәүһәрова да бу укуларны башкачарак итеп оештыру яклы.
“Әлеге укуларда катнашучылар арасында инде тәҗрибә туплаган, 7-8 һәтта 20 ел Сабантуй үткәрүчеләр бар. Һәм алар арасында Бисмилла дип башлап Сабантуй үткәрергә теләүчеләр килә. Минем уемча, кайдадыр бу укуларны икегә бүлеп, яки, ничек кенә булмасын, укуның үзен төрлеләндерергә кирәк”,-ди Фәнзилә Җәүһарова.
Конгресс вәкиле Марс Тукаев сүзләренчә, быелгы чарага тулысынча дип әйтерлек мондый укуларны күрмәгәннәр киләчәк. “Без бер үк кешеләр килмәсен дип алдан ук шул ук Чиләбе һәм Пермь өлкәләренә дә хатлар җибәрдек. Ул яклардан әле бер тапкыр да килмәгән район һәм шәһәрләр бар. Андагы татар оешмаларыннан вәкилләр киләчәк”,-ди Тукаев.
Апас Сабантуенда яшьүсмер батырга машина
Бу Сабантуй укуларына килгәннәр Буага барып 16-18 яшьлекләр арасында милли көрәш бәйгесен караса, Апаста балалар Сабантуе үзенчәлекләре белән танышачак. Монда балалар Сабантуе ике тапкыр үтә дип әйтергә мөмкин. “Балаларны халыкара яклау көнне 1 июньдә паркта үтә безнең. Аннан соң Сабантуйда балалар өчен балалар мәйданчыгында үтә. Гел балалар арасында гына үзешчән сәнгатьтә катнашучылар да, бәйге- уеннар да аерым бер мәйданчыкта бара”,-диде Апас районы мәдәният бүлеге хезмәткәре Мөслимә Сәйфетдинова.
Апас хакимияте соңгы берничә ел эчендә Сабантуйларга зур игътибар бирә башлаган. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин быел исә, батырга дигән машинаны яшьүсмерләр арасында җиңүчегә бирергә кирәк дип белдергән. Чөнки татарча көрәшне үз иткән яшьләр ел әйләнәсендә төрле бил алыш бәйгеләрендә катнашып Апас данын яклап көч куя.
Сабантуйның уртак нигезләмәсе кирәкме?
Дөрес, Русиядәге һәр төбәкнең генә түгел, һәр авылның да Сабантуйны үткәрүдә үз үзенчәлеге бар. Татар дәүләт фольклор үзәге мөдире Фәнзилә Җәүһәрова әйтүенчә, бөтен Русия күләмендә уртак нигезләмә, ягъни положение кабул итергә кирәк. Анда милли бәйрәмнең төп үзенчәлекләре кергән булырга тиеш. Чөнки, кайбер төбәкләрдә бу татар бәйрәме асылын аңламаган урыс түрәләре үз үзенчәлеген кертеп җибәрә. Мисал өчен Тубыл шәһәрендә Сабантуйны моңа кадәр 12 июнь- Русия көненә туры китереп үткәрергә мәҗбүр иттеләр.
Сабантуй сабан бәйрәме генә тугел!
Татарларны әллә кимсетергә теләпме, әллә Сабантуйның ни икәнен аңламыйчамы бу хакта дөрес сөйләмәүчеләр очраштыргалый. Әле күптән түгел генә бер телевизион каналда “федеральный праздник плуга в этом году пройдет в Астрахане” (“федераль сабан бәйрәме Әстерхан шәһәрендә булачак”) дип тә әйттеләр.

XS
SM
MD
LG