Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия: Абхазия өстендә очкычны Русия бәреп төшергән


Грузиянең хәрби-һава көчләре башлыгы Давид Наирашвили белдерүенчә, ял көннәре Абхазия күгендә читтән идарә ителгән очкычны Русиянең МиГ-29 очкычы бәреп төшергән. Аның сүзләренә караганда Русия очкычы Грузиянең һава киңлегенә үтеп кергән.

Русия хәрбиләре моны кире кага. Ял көннәре Абхазия рәсмиләре читтән идарә ителгән грузин очкычын бәреп төшерелгәнен хәбәр иткән иде.
XS
SM
MD
LG