Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йошкар-Ола милициясенә шикаять Европа мәхкәмәсенә тапшырылды


Европаның кеше хокуклары мәхкәмәсе Йошкар-Ола шәһәрендә яшәүче Андрей Ивановның милициянең хокук бозуына каршы шикаятен караячак. Бу хакта "Кеше һәм Канун" адлы иҗтимагый оешма хәбәр итте. Иванов ярдәм сорап бу оешмага мөрәҗәгать иткән булган.

2005 елда Андрей Иванов урлауда шикләнелеп кулга алынган һәм милиция бүлегендә кыйналган булган. Соңырак гаепләүләр кире кагылган. Иванов берничә тапкыр прокуратурага язган булса да, аны кыйнаган милиция хезмәткәрләренә каршы җинаять эше ачылмаган.
XS
SM
MD
LG