Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:50

“Комсомольская правда” газетасы үткәргән фото бәйгеләрендә катнашкан өчен Татарстан эш берлекләре федерациясе Динара Сәләхованы эшеннән китергә мәҗбүр итте. Ул бүген эш эзли.

Интернетта Динара Сәләхованың эш эзләве турында резюме эленеп тора. Ул үзен җәмәгатьчелек белән элемтә белгече итеп тәкъдим итә. Резюмене 525 меңнән артык кеше караган инде. Әмма, бүгенгә кадәр бер генә тәкъдим дә булмаган.
“Бүгенге көндә сукыр тиенсез утырам. Акчам юк. Аның заманы шундый- акчасыз яшәп булмый. Ипи-сөт тә кирәк, кызым да үсә. Аңа да ярдәм кирәк,- ди Динара Сәләхова. Нәкъ шушы ук сүзләрне ул, “Беренче канал”дагы Андрей Малаховның “Пусть говорят” ток- шоуына чакыручыларга та әйткән. Әлеге тапшыру аның Мәскәүгә бару чыгымнарын тулысы белән үз өстенә алган. Ә Малахов командасын Динараның эротик рәсемнәр бәйгесендә катнашып эшеннән куылуы нык кызыксындырган. Динара Мәскәүдән “Мин түрә, ә син кем соң?” дигән темага сөйләшеп кайтты инде. Әле тапшыру эфирда булмады. Динара Сәләхова дүрт күз белән үзе катнашкан тапшыруын миллионлаган кеше карап берәр тәкъдим булыр дип көтә. Таныш каләмдәшләре әйтүенчә, бу язманың кайтавазы бик зур булырга мөмкин.
“Миңа Мәскәүдә дә бу программаның кураторлары караучылар шалтыратырга мөмкин дип әйтте. Шалтыратулар арасында эш тәкъдим итүчеләр дә, кайвакыт “йөрәк-кул бирә торган” гашыйк кешеләр дә була икән. “Шундыйлар шалтыратса, сезнең телефонны бирикме”,- дип сорадылар. Мин эш кирәк булганга ризалаштым”,- ди Динара Сәләхова.
Динара Сәләхова 40-ның теге ягында. 16 яшьлек кызы бар. Узган елның апрель аенда башланган эротик фотолар бәйгесендә катнашырга уңганлыгым, матурлыгым һәм креативлыгым этәрде ди. Әмма җиңелчә эротик бәйгедә беренче урынны алган өчен аны эшеннән китергә мәҗбүр иткәннәр. “Мин үземнең көчлеме, юкмы икәнемне сынау аркасында эшсез калдым. Мин көчле! Чөнки, бернәрсәгә дә карамыйча җиңдем! Мин ул эштә калсам, барыбер эшләргә ирек бирмәсләр иде. Чөнки, хатын-кызда көнчелек бик көчле”,- ди Динара Сәләхова.
Татарстанның эш берлекләре федерациясендә Динара ел ярымлап мәгълүмат бүлегендә эшли. Аңа кадәр “Татспиртпром” ширкәтендә махсус журнал чыгарган була. Аннан акчасы аз, мәшәкате бик күп булу аркасында эш берлекләре федерациясенә күчә. Анда 7 мең хезмәт хакы ала.

Татьяна Водопьянова
Эротик фотолар бәйгесендә катнашкач, эш берлекләре федерациясе түрәсе Татьяна Водопьянова үзенә чакырып Динараның эротик рәсемнәре чыгуы ошамавын белдергән. Һәм үз теләге белән эштән китү гаризасы язарга мәҗбүр иткән. “Мин еладым. Тагын бер мөмкинлек бирүен сорадым. Минем әнием пенсиядә, кызым бар, аны үстерергә кирәк, дидем. Ул көлә-көлә, синең ике атна эшләү мөмкинлегең генә бар диде”,- дип искә ала Сәләхова 8 март тирәләрендә булган ул караңгы көнне.
Хезмәттәгеләрнең хокукларын яклау өчен булдырылган эш берлекләре федерациясеннән китергә мәҗбүр ителгән Динара Сәләхова кануннарны үтәтүчеләр шул ук кануннарны бозгач мәхкәмәгә мөрәҗәгать итеп вакыт әрәм итергә дә теләмәгән.

XS
SM
MD
LG