Accessibility links

Кайнар хәбәр

1 май Петербурда оппозиция урам җыены үткәрәчәк


Петербур шәһәр хакимияте оппозициягә 1 май көнне урам җыены үткәрергә рөхсәт иткән. Бу хакта Ватандашларның Берләшкән фронтының Петербурдагы бүлеге вәкиле Ольга Курносова хәбәр итте. Невский проспекттан Пионерлар мәйданына таба йөреш һәм мәйданда урам җыены үтәчәк. Курносова сүзләренә караганда, төп шигарь "Иреклек һәм Гаделлек" булачак, шулай ук җыенда сәяси һәм социаль таләпләр куелачак.

"Башка Русия" коалициясе 6 майда Мәскәүдә "Ризасызлар йөрешен" үткәрергә җыена.
XS
SM
MD
LG