Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:06

“Татэнерго” ширкәте “Федераль челтәр кампаниясе”нә Татарстанныкы саналган 2 мең киллометр челтәрне һәм диспетчер үзәкләрен Русия ширкәте карамагына тапшырачак. Күпләр моны республика ширкәтенең федераль үзәккә тапшырыла башлавы, дип кабул итте.

Берничә атна элек Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев, “Татэнерго” җитәкчесе Илшат Фәрдиев Русиянең энергетика ширкәте башлыгы Анатолий Чубайс белән очрашкан иде. Бу очрашуга мәгълүмат чаралары да, икътисадчылар да әллә ни игътибар бирмәде. Татарстанда, бары тик үткен телле сәясәтчеләр генә, бу очрашуны сәясәт белән бәйләде. Имеш Шәймиев Фәрдиевне, үз кешесе буларак, Русия җитәкчелегенә күрсәтергә алып барган, дип язган иде бу турыда “Звезда Поволжья”да Рәшит Әхмәтов.

Бер ай үткәч кенә әлеге очрашуның нәтиҗәләре игълан ителде. Чубайс белән Шәймиев биредә сәясәт түгел, ә икътисади мәсьәләләрне кайгыртып сөйләшүләр алып барган икән. Төгәлрәк әйткәндә, биредә “Татэнерго”ның югары көчтәге магистраль челтәрен һәм диспетчер үзәкләрен Русия ширкәтенә бирү турында сүз барган. Бу гамәл – федераль үзәк тарафыннан республика милеген тартып алу түгел, Алла сакласын, моны федераллар бары тик яңа канунның таләпләре дип кенә атый. 2008 елның июленнән энергетика турындагы федераль канунга төзәтмәләр кертелгәч, шулай булырга тиеш икән.

Билгеле бу хәбәргә, “Коммерсант”, “Известия”, Татарстан хөкүмәте карамагындагы “Татцент” сәхифәсе кебек басмалар үзенең кискен мөнәсәбәтен белдерми калмады. Күпләр моны Татарстан энергетикасының суверенитеты бетүе дип тә атый. Чөнки, бүгенге көнгә кадәр әле Новосибирск, Иркутск, Башкортостан энергетикасы белән чагыштырганда, Татарстан энергетикасы Русия ширкәтенә буйсынмады. Моңа, үз вакытында Татарстан белән Русия арасындагы шартнамә төзелүе сәбәпче.

Казанда сишәмбе ачылган “Энергетика 2008” күргәзмәсендә Татарстанның сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Фәрид Туктаров “Азатлык”ка “Татэнерго” ширкәтенә караган бу мәсьәләгә мондый бәя бирде?

Татарстанның сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Фәрит Туктаров
“Күп кенә газеталар Татарстан үзенең энергетика суверенлыгын югалтты дип язсалар да, әйтергә кирәк, республика беркайчан да энергетика өлкәсендә бәйсез булмады. Ахыргы дистә елда Татарстан энергетикасы Русия энергетикасы челтәре кысаларында эш алып барды. Миңа калса, әлеге сүзләр, бу өлкәдә белемнәре сай булган аналитиклар фикередер. Энергетика суверенитеты дигәндә, башкаларга караганда, безне алардан бары тик бер нәрсә аерып торды. Ул да булса, “Татэнерго” ширкәте акцияләренең тулысынча республиканыкы булуы. Биредә энергетика ситемасын яңача кору эше бара. Әгәр дә кемнәрдер моны, Федераль үзәк тарафыннан “Татэнерго”ның тартып алынуы кебек күрә икән, бу ялгыш фикер”, - ди Татарстанның сәүдә һәм сәнәгать министры урынбасары Фәрид Туктаров.
Икенче мәсьәлә - Татарстан энергетикасына инвестицияләр җитмәү. Белгечләр фикеренчә “Татэнерго”ның бүгенге көчләре республикада энергетикага булган ихтияҗны бары тик 2012 елга кадәр генә тэәмин итеп тора ала. Ширкәтне тагын да көчәйтер өчен 63 миллиард сум кирәк. Бу турыда Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов та күп кенә җыелышларда әйтеп килә. “Татэнерго” ширкәте җитәкчесе урынбасары Илгизәр Закиров инвестицияләр турында болай диде:
“Безнең ширкәтнең Татарстанны 2030 елга кадәр энергия белән тәэмин итәргә мөмкинчелеге бар. Шуңа күрә 2012 ел дигәннәре ялган. Икенче мәсьәлә 2018 еллардан без чыгарган энергия табыш китерми башлый. Шуңа күрә безгә бүген күбрәк инвестицияләр җәлеп итеп, энергия табуның яңа ысулларын уйларга, булган энергияне бәрәкәтле итеп тоту ысулларын табырга кирәк. Бүгенге чара нәкъ менә шул максаттан оештырыла да”, - ди Илгизәр Закиров.
“Татэнерго”ның Русия энергетика ширкәте карамагына күчүе мөмкинме дигәнгә Илгизәр Закиров болай диде:

Федераллар теләсәләр барсын да сатып ала алалар.
Әйе, федераль үзәк алыйммы, юкмы дип икеләнеп тормый. Кирәк икән, тарта да ала. Әмма һәр нәрсәнең хакы бар дигәндәй “Татэнерго” да Русия ширкәтенә күчерәчәк үз милеген 25 миллиард дип бәяли. Белгечләр федераль үзәкнең моның хәтлек акча түләвенә шикләнә. Самар челтәрен 170 миллион доллар, Мәскәүнекен 160, Түбән Новгород белән Свердлау челтәрләрен 110 миллион долларга сатып алган вакытта, Федераллар Татарстан челтәрен 1 миллиард долларга сатып алырга теләмәс, ди алар. Кайбер мәгълүмат чыганакларыннан күренгәнчә, Русия Татарстан ширкәтенә бу милек өчен ни бары 5 миллиард сум гына бирә икән. Билгеле, Татарстан җитәкчелеге моның белән генә канәгать кала алмый.

XS
SM
MD
LG