Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сембер өлкәсенең Иске Кулаткы районы үз юбилеена әзерләнә


Бу саф диярлек татар районы оешуга быел 80 ел тула.

Юбилейга багышланган рәсми тантаналар июнь аена билгеләнгән булса да, бүген үк мөһим чаралар күрелә башлады. Районның депутатлар шурасы “Районның 2008 – 2012 елларда үсеше” дигән программа кабул итте. Район башлыгы Рәхимҗан Бекеров әйтүенчә, бу программаны тормышка ашыру районның икътисади хәлен күпкә яхшыртачак, шуның нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы эшчәннәренең кереме 2007 елгыдан 3 мәртәбә арта ала. Район җитәкчелеге кабул ителгән программаны тормышка ашыру чараларын барлый.

Районның киләчәгенә ватаныннан читтә яшәүче якташлар да үз өлешләрен кертергә тырышалар. Иске Атлаш авылында туып үскән, бүген Сарытауда яшәүче күренекле меценат Эдуард Ганиев моңа кадәр дә туган ягына зур ярдәм күрсәтеп килде. Башкаларны да үз үрнәгенә җәлеп итү һәм районда кече бизнесны үстерү максатыннан, Бизнес-клуб булдыру һәм аның девизы сыйфатында “Алга, мишәрләр!” дигән шигарь тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бу шигарь әби-бабаларыбызны, тамырларыбызны искә төшерү аркылы, үзебезнең Кулаткы мишәрләренә хас җегәрлегебезне ныгыту. Киләчәкне тәэмин итүдә милли мәдәниятнең һәм спортның да өлеше зур, дип уйлый Эдуард Ганиев. Районда үзешчән сәнгать осталарының бәйгесе бара. Күптән түгел конкурсның икенче туры Иске Атлаш авылында узды. Иске Кулаткының район мәдәният сараенда узачак иҗат бәйгесе йомгагы 29 апрельгә билгеләнгән.

Районның Кирюшкин авылында ел саен Әфганстанда һәлак булган Камил Хабушев истәлегенә өстәл теннисы буенча турнир оештырыла. Быелгы 25нче бәйгедә күрше Павлов, Николаев, Новоспасски районнары теннисчылары да катнаштылар. Барлыгы 100дән артык спортчы. Аларны Өлкә хакимияте вәкиле Николай Давыгин тәбрикләде. Соңыннан мәрхүм Камил Хабушев гаиләсенә истәлекле бүләкләр тапшырды ул. Көн буе дәвам иткән ярышта җирле теннисчылар – кирюшкинлылар командасы җиңеп чыкты. Икенче урында район үзәненең спорт мәктәбе шәкертләре командасы. Өченче урынны исә район үзәге спортчылары белән Павлов районы Прасковьино авылы вәкилләре бүлештеләр.

Спортның башка төрләре буенча да кулаткылылар сынатмыйлар. Баскетболчылар, мәсәлән, март аенда узган зона ярышларында җиңүче булып чыкканнар иде. Ләкин аларга Чардаклы касабасында узган финал ярышларында өлкә буенча икенче урын белән канәгатьләнергә туры килде.

Спорт, дигәннән… Мәләкәс каласында Иделбуе төбәкләренең милли көрәш буенча ачык турниры узды. Анда Татарстанның 6 районы, Чуашстан, Башкортостан, Мари иле республикалары, Казан, Чаллы, Тольятти, Оренбург шәһәрләре вәкилләре бил алыштылар. Бәйге башланыр алдыннан спортчыларны Димитровград шәһәре башлыгы Владимир Бондарев тәбрикләде. Аның фикеренчә, спортның бу төре соңгы елларда Мәләкәстә аеруча популярлашкан, бүген аның белән өлкәннәр генә түгел – яшүсмерләр дә, мәктәп балалары да бик яратып шөгыльләнәләр. Русиянең татар көрәше буенча федерациясе башкарма директоры Марат Әхмәдиев әйтүенчә, Ульян өлкәсендә мәйдан батырларын тәрбияләү ягыннан зур эшләр башкарыла. Төрле үлчәү категорияләре буенча менә кемнәр җиңеп чыктылар: Мәләкәстән Юрий Конопаткин, Мари иленнән Алмаз Хәмидуллин, Динар Кәримев, Илдус Сафиуллин, Әлмәттән – Рузил Гайниев, Нурлаттан - Марсель Гузаров һәм Илдар Аббазов, Казаннан - Илдар Гыйниятуллин белән Илнур Әхмәтҗанов. Ахырда тагын бер кыска хәбәр. Иделбуе халыкларыныкы дип аталган 17 китапханәдә “Без – тукайлы халык” дип аталган шигырь һәм рәсем бәйгесе узды. Иң мөһиме һәм куанычлысы - бәйгедә мәктәп балаларының да катнашуы. Монысы инде, укытучыларның хезмәте җимешедер.
XS
SM
MD
LG