Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дания Әфганстанда һәм Алжирда илчелекләрен япты


Азатлыкның Скандинавия илләрендәге хәбәрчесе Сергей Джанян хәбәрләренә караганда, Дания тышкы эшләр министрлыгы үзенең Әфганстан һәм Алжирдагы илчелекләренең вакытлыча ябылуын һәм анда эшләүчеләрнең башка җиргә күчерелүен белдергән. Бу карар Мөхәммәд пәйгамбәрне сүрәтләгән рәсемнәрнең кабат Дания басмаларында чыгуыннан соң Даниягә булган янаулардан соң кабул ителгән.

Министрлык вәкилләре, илчелек хезмәткәрләре бу илләрдән китмәде, бары тик җирле хакимиятләр белән килешеп имин урынга күчерелде, дип хәбәр итте. Алар үз эшен телефон һәм электрон почта аша дәвам итә.
XS
SM
MD
LG