Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанлылар Амурдан куыла


Амур өлкәсе башлыгы Николай Колесов
Амур өлкәсе башлыгы Николай Колесов

Амурда яшәүчеләрнең төп игътибары бүген сәяси хәлләргә юнәлгән. Җирле халык төбәк җитәкчесе Николай Колесовның китүен сорап урам җыеннарын үткәрде.


Моннан бер ел элек чамасы, әле Казанның элекке шәһәр башлыгы Камил Исхаков Ерак көнчыгышта Русия президенты вәкиле булган вакытта Николай Колесов Амур өлкәсе җитәкчесе итеп билгеләнгән иде. Әйтергә кирәк, Колесов Татарстанлыларга әллә ни яхшы таныш кеше түгел. Казанлылар аны бары тик “Элекон” ширкәте тулай торагында яшәүчеләр белән мәхкәмәләшеп йөрүен генә яхшы хәтерли. Үзе ул бу ширкәтнең җитәкчесе иде.

Колесов Амурга киткәч, билге, Татарстаннан тагын дистәгә якын кеше анда түрә булып китте. Элекке социаль яклау министры урынбасары Гүзәлия Минкина анда вице-губернатор булды, Татарстанның “Конза” ширкәте җитәкчесе Шакиров Колесовның икътисад буенча урынбасары, Авиатөзелеш районы башлыгы Андрей Белов, Чаллыдагы машина заводы җитәкчесе Әнвәр Гайнетдинов, Казанда сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Рамил Тураев барысы да Амур өлкәсе хакимиятенә күчте. Шулай итеп бу төбәктә татар төсмерле хакимият төзелде.

Әмма Татарстан сәясәтчеләре фикеренчә, Амур халкы моңа озак түзеп тора алмады һәм җитәкчелеккә каршы чыкты. Атна башында чыккан газеталарда Амур хөкүмәте вәкилләренең, авыруларны алып барырга тиешле очкычларны үз максатларында кулланулары турында хәбәр таратылган иде. Аларның бу очып йөрүләре өчен Амур өлкәсе клиник хастаханәсе 800 мең сум түләгән. Бу уңайдан Амур өлкәсенең сәламәтлек саклау министры Рамил Тураевка карата җинаять эше кузгалтылган. Аның яклаучысы Айрат Хикматуллин исә, бу акчаларны хастаханә түгел ә “Элекон” шәркәте күчерде дип белдерә, һәм бу гаепләүләрне кире кага.
Моннан тыш “Хаборовскийдагы Коммерсант” газетасы язганча атна уртасында губернатор Колесовка карата 200-300 кешедән торган урам җыеннары да узган. Аларның төп теләге Колесовны җитәкче тәхетеннән, шул исәптән амурдан да куып җибәрү. “Колесов, вокзал, Казан” шигарәләре бу турыда әйтеп тора. Бу сорау белән алар Русия президенты Путин белән яңа сайланган президент Медведевка да мөрәҗәгать итергә уйлыйлар.

Амур өлкәсендә барган бу сәяси ыгы-зыгыны ничек аңларга була? Бу чираттагы сәяси уенмы, юкмы? “Звезда Поволжья” газетасы баш мөхәррире, сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов моңа үз мөнәсәбәтен белдерде.
Миңа калса, бу беренче чиратта Медведев һәм Путин арасындагы көрәш. Колесовны губернатор урынына заманында Русия оборона экспорты башлыгы Сергей Чемезов куйды. Бу төркем Камил Исхаковка да якын. Бүгенге көндә Амурда иң зур галәмгә очу аланы төзелә. Аның төзелешенә йөзләгән миллиард сум акча бүленеп бирелгән. Минемчә, кемдер бу урынга үз кешесен куеп бу акчалар белән идарә итергә тели. Колесовның үзенә килгәндә, аның төбәк җитәкчесе булырдай тәҗрибәсе юк. Монда ул ширкәт белән идарә итте. Казанлыларга аның бик үк барып чыкмаган эшләре дә билгеле.
Бу хәлләрнең максаты икенче төрле дә була ала. Заманында Камил Исхаков аны Татарстан премьер-министры урынына тәкъдим иткән иде. Бәлки федераль җитәкчелек аны кире Казанга кайтарып, Татарстан премьер-министры итергә уйлыйдыр. Әмма бу бик шикле, - ди Рәшит Әхмәтов.
Моннан тыш газеталарда язылганнарга караганда, Колесов еш кына аның кызы Анастасия җитәкләгән Казандагы “Элекон” ширкәтенә зур акчалар күчереп барган. Губернатор үзе исә моны кире кага һәм “Элекон” ширкәтенә барлык керемнәрне кәгазьгә бастырып журналистларга күрсәтергә вәгъдә итә. Аныңча күп очракта акчалар киресенчә Казаннан Амурга гына килә.
Амур өлкәсендә Колесовка карата мондый каршылыклар булып торса да, үзе ул, “Независимая газета”га белдергәнчә, “бирешергә уйламый”. “Мине президент монда Амур өлкәсен төптән күтәрергә дип җибәрде. Шуңа күрә мин моннан бер кая да китмим. Хәзер төбәккә зур гына акчалар бирелергә тора, алар белән мин Амурны аякка бастырачакмын”, ди.
Шулай итеп Амур хакимиятендәге Татарстан төркеме ахыргача көрәшергә уйлый. Ә бүген исә, тикшерү идарәләре тарафыннан Колесов һәм аның Татарстаннан килгән хезмәттәшләреннән Амур өлкәсе чикләреннән читкә чыгу хокукы алынган.
XS
SM
MD
LG