Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Кавказ планы": читтән дошман эзләү


Русия телевидениесе "Кавказ планы" дигән фильм күрсәтте. Бер сәгатьлек документта 1990-нчы елларда Чечнядагы хәлләр артында Көнбатыш торганы сүрәтләнә.

"Кавказ планы" дип аталган бу фильм аны караган кешедә бер генә тәэсир калдыра: сак булыгыз, мәкерле чит ил дошманнары Русияне тар-мар итергә тырыша. Һәрхәлдә, 1990-нчы елларда Чечняда бер-бер артлы ике сугышны нәкъ менә Көнбатыш оештырган, дигән хис кала.

Ичкерия республикасы өчен яңа паспортлар Франциядә ясалган, яңа акча – Германиядә. Барысы белән дә сәхнә артыннан, әлбәттә, американнар идарә итә. Белгечләр бу фильмны "читтән дошман эзләү" гамәле, чираттагы агитпроп дип атады.

Чираттагы агитпроп

1990-нчы елларда Чечняның вице-президенты Сәет-Хәсән Әбүмөслимов, хәзер Германиядә яши, тарихчы. Кавказдагы проблемнарда чит ил кулын эзләү Мәскәүнең яраткан эше, ди ул.

"Мәскәү һәрвакыт бәйсезлек өчен көрәшкән чеченнар чит илдән котыртыла, дип килде. Янәсе, без чеченнар белән тыныч яшәргә телибез, тик менә Төркия, аннары Англия, хәзер Америка Кавказда коткы тарата. Бу ахмак гаепләүләргә аңлатма бирәсем килми, бу җитди түгел", - ди Әбүмөслимов.

Кем ул Беркан Яшәр?

"Кавказ планы" дигән фильмның үзәгендә чыгышы белән Төркиядән булган чечен Беркан Яшәр, үзен ул Әбүбәкер дип таныта.

Беркан Яшәр
Фильмга күрә, 1960-нчы елларда Яшәр дәүләт департаменты белән килешү имзалаган, кыска вакыт Мюнхенда Азатлык радиосында да эшләп алган. Бу мәгълүмәт бәйсез чыганаклардан, шул исәптән, радиобызның өлкән буын вәкилләре тарафыннан расланмады.

Фильмга күрә, 1990-нчы елларда Яшәр Көнбатышның Кавказда сепаратизм орлыкларын тарату ниятен тормышка ашыру өчен, Төркия рәсмиләре белән булган элемтәләрен куллана. Шушы максатта ул Грозный һава аланы аша алмаз һәм корал ташу челтәре оештыра, американнар ярдәме белән базарны ялган доллар белән тутыра.

Бәйсезлек тарафдары

Дудаев аксакаллар белән, 1991 ел
Төркиядәге чечен сеператислары вәкиле Медет Онлу Яшәр белән таныш булган. "Җәүһәр Дудаев бәйсезлек игълан иткән вакытта Беркан Яшәр Төркиядә аны хуплаучылар арасында иде. Төркиягә килгән чеченнарга, Чечен җитәкчелегенә ул ярдәмен гел күрсәтеп килде",- ди Медет.

Медет сүзләренчә, Яшәр берүк вакытта урыслар белән дә дустанә элемтәләр урнаштырган. Фильмда чит ил хезмәтләренең Русиядәге, шул исәптән Татарстан һәм Башкортстандагы дин әһелләре белән очрашулар оештырулары турында да әйтелә.

Сүз берләштерү теориясе

"Фильмдагы кайбер нечкәлекләр дөрес булып күренсә дә, алар чит ил хезмәтләренең Русияне бүлгәләү теориясе турындагы мифны исбатлау өчен кулланыла. – ди радиобызның Кавказ белгече Андрей Бабицкий. – Путин чоры өчен бу гадәти теория."

Беренче канал журналисты Антон Верницкий тарафыннан әзерләнгән "Кавказ планы" Русия телевидениесендә күрсәтелгән беренче шундый фильм түгел.

Узган елның сентябрендә күрсәтелгән Бархат.ру дип аталган документта АКШ күзләү идарәсенең Русиядә әфлисун инкилабын оештыру нияте турында хәбәр ителгән иде. Анда да CIA тарафыннан идарә ителгән Гарри Каспаровның Башка Русия хәрәкәте, яшьләрнең Смена һәм Freedom House кебек оешмаларның Кремльне бәреп төшерү ниятләре турында сөйләнде.

XS
SM
MD
LG