Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Абхазия һәм Көньяк Осетиягә ярдәмнән баш тартмый


Русия көнбатышның Грузиядән аерылырга теләүче Абхазия һәм Көньяк Осетия республикалары белән элемтәләрне ныгытудан баш тартырга чакыруын кире какты. Русиянең БМОдагы вәкиле Виталий Чуркин, Русия бу республикаларны үзенә кушарга түгел, ә аларга икътисадый ярдәм күрсәтергә тели, диде. Әмма Грузия тышкы эшләр министры Давид Бакрадзе, Русия гамәлләре "борчылу тудыра", диде.

Кичә Грузия белән Русия арасында бәреп төшерелгән очкыч тирәсендәге низаг БМО Иминлек Шурасының чираттан тыш утырышында каралды.

XS
SM
MD
LG