Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәшид Сүнәев Крафорд бүләген алды


Крафорд бүләгенә астрофизика галиме Рәшид Сүнәев һәм математиклар Максим Концевич, Эдвард Уиттен лаек дип табылды.

Швециянең фәннәр академиясендә Крафорд бүләге 1982 елдан бирле астрономия, математика, тирә-як мөхитне өйрәнү өлкәсендә уңышлар өчен бирелә. Аңа танылган швед эшкуары Хольгер Крафорд нигез салган. Бу бүләк шулай ук Нобель бүләгенә гайре рәсми өстәмә булып санала.

Рәшид Сүнәев Русия фәннәр академиясендә галәм тикшеренүләре институтында баш фәнни хезмәткәр, шулай ук Германиядә Макс Планк исемендәге астрофизика институты директоры.
XS
SM
MD
LG