Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эшкуарлар форумы эшен дәвам итә


23 апрель Уфада эшкуарлык буенча өченче республика форумы ачылды.

Анда меңгә якын кеше катнаша. Кунаклар арасында Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка зур шәһәрләрдән килгән вәкилләр бар. Чараны республика президенты Мортаза Рәхимов ачты һәм, гадәттәгечә, хезмәт алдынгыларына мактаулы исемнәр тапшырды.
Чарада Русия Дәүләт думасы комитеты рәисе Павел Крашенинников та катнашты һәм чыгыш ясады. Ул чыгышында “салпы якка салам да кыстырды”. Крашенинников: “Узган ел Башкортстан гына түгел, бар Русия Башкортстанның үз иреге белән Русия Федерациясенә кушылуының 450 еллыгын бәйрәм итте”, диде. Депутат ул кушылу елларында Башкортстанның бөтенләй булмавын истән чыгару гына түгел, хәтта ул чактагы Русияне дә федерация дип атады. Крашенинников Салават Юлаев хоккей төркеменең җиңүен искә алып, моның да бүген Русия күләмендә зур бәйрәм буларак билгеләнүен әйтте.
XS
SM
MD
LG