Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 10:55

Сембер автономиясе корылтайга әзерләнә


"Чираттан тыш" корылтайның максаты - аның рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Фәрит Әюповны даими рәис итеп сайлау.

Бу уңайдан аның белән әңгәмә корып алдык. Беренче сорау менә ничек куелган иде:
“Синең даими рәис булып сайланачагыңа шикләнүчеләр күренми. Бу эшкә алынуыңның һәм, гомумән, автономиянең төп бурычларын нидә күрәсең?
“Уставта билгеләнгәнчә, автономия - ана телен, милли мәдәниятны һәм гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен 10 ел элек барлыкка килгән оешма”.
Устав буенча, автономия дәүләт бюджетыннан да ярдәм ала иде. “Ватандашлар җәмгыяте”н формалаштыру буенча махсус эш урыны да булдырылгач, мондый вазифаны башкару өчен рәсми эш урынын биләүче Александр Павлов әйтүенчә, Автономия үз көнен үзе күрергә тиеш булып чыга. Имеш, автономия ирекле йөзүгә җибәрелә: үзе акча тапсын, үз көче белән яшәсен. Бу турыда ни уйлыйсың?
“Рәис буларак, мин моны аңлый алмыйм. Автономия ул коммерсияле структура түгел бит. Мәгариф һәм мәдәният идарәләрендә дистәләгән, йөзләгән кеше эшли. 170 мең татарның милли ихтыяҗлары буенча алар аша гына эшләргә кала. Мондый хәл белән килешү мөмкин түгел. Шунлыктан, бик тырышып кына өлкә үзәгенең мәктәпләрендә ана теленә дә игътибар булдыру өчен махсус эш урын булдыруга ирештек.
Төрле чаралар оештырабыз – чыгымнары үзебездән генә, бернинди ярдәм юк. Бары тик Сабантуйга гына беркадәр акча бирелә”,-диде Фәрит Әюпов.
Шул ук Павловка кайтыйк әле. Мәдәният учакларын тоту, аларны ремонтлау бюджет хисабына, дигән иде ул. Ә без исә җимерек “Октябрь” кинотеатрын төзекләндерүгә бихисап акча тотабыз. Җирле татар байларын гына түгел - Татарстан бюджетын да “кашып” әле. 4 миллион акча күчергәннәр дип ишеттем. Без бит салымны Ульян өлкәсенә түлибез – Татарстанга түгел. Аны бер биреп тә тартып алганнар иде бит инде.
“Шулай шул, Сезнең белән килешәм. Әмма безнең дә хәлләр яхшыра башлады инде. Өлкә башлыгы Татар мәдәни үзәген Культура идарәсе канаты астына кертергә карар кылды”.
Кызганыч, безнең фикерләр тәңгәл килеп бетми. Үзең дә беләсең ич: әнә чуашларның Мәдәни үзәге юк, ә “Руслан” исемле мәдәният йортында менә дигән ике ансамбльләре эшли. Ә безнең андый коллективлар бөтенләй юк. “Октябрь” кинотеатры бинасы сафка баскач, берәр үзешчән коллектив тууына өмет бармы соң?
“Татар мәдәни үзәге булгач, анда балалардан алып өлкәннәргә кадәр төрле түгәрәкләр эшләячәк. Төп максатыбыз да шул бит” диде ул.
Әлфия Рамазанова кебек берәр чын сәләтле оештыручы сәнгать эшлеклесен җәлеп итәргә уйлыйсызмы? Әлегә Гөлсинә Герасимова кулы астындагы “Татар мәдәни үзәге” дип аталучы оешма мондый өметләрне аклый алмады бит.
“Барчабыз да актив эшләрбез, дип уйлыйм”,- диде ул.
Соңгы сорау тагын да кыенрак мәсьәлә турында. Архитектура һәйкәле дип танылган мәчетләр биналарын ремонтлау өчен Ельцин вакытында 2 миллиард рубль акча бирелгән иде. Шул 4 арасында безнең Федерация урамындагы Акчуриннар мәчете дә бар иде. Димәк, 500 миллион аңа тиеш иде. Архитектура һәйкәле бинасын ремонтламадылар, ул хосусилаштырылган булып чыкты. Хәзер 500 миллионның кая киткәне дә мәгълүм түгел, архитектура һәйкәле җимерелә бара. Әле аны бөтенләй җимереп, ул урында аның “хуҗасы” Эдуард Фридман үз офисын төзәтергә җыена, дигән сүзләр дә ишетелде. Бу мәсьәләгә автономия ниндирәк позициядә?
“Безнең мөфтиебез бар, ә автономия дин эшләренә тыгылмый, аның вазифасы башкачарак”.
Фәрит Әюповның мондый җавабы беркадәр сәер дә тоелды. Чөнки сүз гади мәчет түгел – халык горурлыгы , архитектура һәйкәле турында ич. Ә бу исә дини даирәләр эше генә түгел. Ул вакыттагы мөфти Әюп Дебердеевның халык милкен хосусилаштыруга юл куюы, 500 миллион сум акчаның кая китүе турында сүз йөртүче дә юк.
Шулай да, Әюп Дебердеев урынына калган кодасы Сәүбән Сөләйманов әлеге архитектура һәйкәленең халыкка кайтарылуына ышана икән.
“Хәзер аны сүтү туктатылды. Бер кирпеченә дә кагылмаслар, чөнки сүтәргә хокуклары юк. Иншалла, без аның кайтарылуына ышанабыз. Өмет бар”,-диде ул.

XS
SM
MD
LG