Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркмән президенты ай һәм көн исемнәрен кире кайтарды


Төркмәнстан президенты Корбангули Бирдемөхәммәдов "конституциягә илнең ихтыяҗларына яраклы сәяси-юридик үзгәрешләр" кертергә кирәк, дип белдерде. Әмма нинди үзгәрешләр турында сүз барганын президент әйтмәде.

Бүген Бирдемөхәммәдов ай һәм көн исемнәрен кире кайтарды. 21 ел идарә иткән элекке президент Сапарморат Ниязов ай һәм көннәргә үз исемнәрен биргән иде. Гыйнвар "төркмәнбашы", апрель ае - Ниязовның әнисе исеме белән, сентябрь - "Рухнамә" дип атала иде. Ниязов 2006 елда вафат булды.
XS
SM
MD
LG