Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төркиядә Тукай һәм шигырь кичәсе



Истанбулдагы программада Проф. Надир Дәүләт, Наилә Хурматова, Венера Гатина белән Рушания Алтай, Измирдәгесендә Проф. Мостафа Өнәр, Др. Чулпан Зариф Чәтин, Ғәнис Зиялы белән Рушания Алтай чыгыш ясаячаклар, Татарстаннан халык җырчысы Ғердинанд Салахов концерт бирәчәк, Бисеринси Балалар Төркеме чыгыш ясаячак. Бу йолаларны оештыру вәкаләтле вәкилчелек, Истанбулдагы Тукай мәдәният үзәге һәм Измир Татарлары тарафыннан алып барылачак. Дөресен әйткәндә Татарстанның вәкаләтле вәкилчелеге булмаса, Төркиядә мондый организацияләрне башкару байтак киен булыр иде.
XS
SM
MD
LG