Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:03

БМО Иминлек шурасы Русия белән Грузия арасындагы соңгы низагны тикшерде. Көнбатыш илләре Русияне Грузия төбәкләре белән элемтәләр ныгыту планыннан баш тартырга чакырды. Мәскәү өндәүне кире какты.


Чәршәмбедә ябык ишекләр артында үткән бу утырыш, алдан көтелгәнчә, нәтиҗәсез тәмамланды. Кушма Штатлар, Британия, Франция һәм Германия Мәскәүне Абзахия һәм Көньяк Осетия белән тыгыз элемтәләр урнаштыру ниятеннән ваз кичергә өндәде. Русия вәкиле бу өндәүләрне кире какты.

"Безнең гамәлләр халыкара килешү һәм кануннарга каршы килми. – диде Виталий Чуркин. – Аларга ничек зарланып буладыр, без аңламыйбыз".

Узган атна Русия президенты Владимир Путин Грузиянең бу ике төбәге белән сәүдә бәйләнешен ныгытырга, андагы кайбер оешмаларны рәсми танырга чакырган иде.

Бу төбәктә яшәгән халыкның күбесенең кулында Русия паспорты. Хәзер Мәскәү үзенең сәясәтен бу ватандашларны саклау кирәклеге белән аңлата.

Әммә БМОдагы Грузия вәкиле сүзләренчә, Мәскәүнең ихласлыгына ышанучы күп түгел.

"Бу утырыш вакытында Шура әгъзаларының күбесе Русиягә кискен тәнкыйть белдерде. – ди Ираклий Аласания. – Чуркин китергән дәлилләр ышандырырлык түгел иде."

1990-нчы елларда Грузиядән бәйсезлекләрен игълан иткәннән бирле, Мәскәү Цхинвали белән Сухумины яклап килде. Рәсми Тифллис Русиянең бу соңгы гамәлен Грузиянең НАТОга керү ниятләренә аяк чалу дип бәяли.

"Грузия үзе бу төбәктә тынычлык һәм тотрыклылыкны бозган адымга бармаячак. – диде атнакич көнне Грузия президенты Михаил Саакашвили. – Бүген бу төбәктә нәкъ менә Русия көчләре һәм гамәлләре куркыныч тудыра."

Узган атна ахырында Абхазия күгендә Грузиянең пилотсыз күзләү очкычы бәреп төшерелде. Рәсми Тифлис аның Русиянең МиГ-29 хәрби очкычы тарафыннан бәреп төшерелгәненә видео һәм радар дәлилләре китерде. Мәскәү моңа катышы булуын кире какты һәм Тифлисне провакация оештыруда гаепләде.

Эстониянең элекке премьер-министры, заманында Грузия хөкүмәтенең киңәшчесе булган Март Лаар сүзләренчә, күптән түгел Бухарестта үткән НАТО саммитында Грузиягә Әгъзалык планының әлегә бирелмәвен Мәскәү дөрес аңламаган. Ул аны Грузия кире кагылды, хәзер аңа карата теләсәң нәрсә эшләп була, дип аңлаган. Бу дөрес түгел, ди Лаар.

Бу фикер белән американ президентлыгына республикан намзәт Джон МакКэйн да килешә. Саакашвили белән дустанә мөнәсәбәтләре булган МакКэйн, Русиягә, Грузиягә карата теләгәнен эшләргә юл куймаска чакырды.

XS
SM
MD
LG