Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар Туниста рухын күрсәтә


Язучы Зөлфәт Хаким татар фольклор анссамбле кызлары белән. Туниста Татарстан көннәре. 24 апрель 2008 ел.
Язучы Зөлфәт Хаким татар фольклор анссамбле кызлары белән. Туниста Татарстан көннәре. 24 апрель 2008 ел.

Туниста Татарстан көннәре дәвам итә. 24 апрель кичендә артислар Русиянең фән һәм мәдәният үзәгендә концерт куйган.


Концертны Русиянең Тышкы эшләр Министрлыгы, төрле дәүләренең илчелекләре хезмәткәрләре, анда укучы Русия студентлары караган.

Кичәдә Татарстанның фольклор анссамбле һәм “Пантера” балеты чыгыш ясаган. Татарстан көннәрендә, мәдәният министры Зилә Вәлиева дә катнаша. Анда ул : "Монда Татарстанны белүләре күңелле, бу бик җаваплы да, концертта без Русиянең Татарстан рухын күрсәттек”, – дип әйткән.

Зилә Вәлиева бүген Тунис республикасында мәдәниятне багучы министр белән очраша.

Тунистагы Татарстан көннәре кысаларында рәссамнар һәм язучылар белән дә очрашулар үтә. Татарстан вәкилчелегендә язучы Зөлфәт Хаким да бар.
XS
SM
MD
LG