Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:47

Урамдагы кояш күңел хәләтен үзгәртә


Язын кешенең организмы бик күп физиологик һәм психологик үзгәрешләр кичерә, авырулар көчәеп китә. Аеруча психик чирләр кискенләшә.

Март аенда олы яшләрдәге бер ир компрессорный завод янындагы күпердән сикерде. Моны үз күзләре белән күрүче шаһитләр дә бар иде. Ирнең гәүдәсен шундук эзләргә керешсәләр дә аны бары тик 2-3 көннән соң гына таптылар. Ул кеше - Казанда яшәүче, 49 яшлек Юрий Романов булып чыкты. Бу фаҗигане шәһәрнең массакүләм мәглүмат чаралары яктыртты. Бик күпләр фикеренчә, психик яктан сау-сәламәт булган, гаиләсендә дус-тату яшәгән кеше үз-үзенә кул салмас иде. Бу кешенең язмышы мине дә кызыксындырды. Миңа бик күп еллар Юрий Романов белән күрше фатирда яшәгән Айгөл белән сөйләшергә туры килде. Аның сүзләренә караганда, Юрий үзе яхшы кеше булган, әмма соңгы елларда психикасы какшаган. Үзенең күзәтүләрен Айгол болай сөйли:
Аның гаиләсендә һәрвакыт проблемалар бар иде. Аның хатыны еш кына эчеп кайта, шуңа күрә аларда гел тавыш-гауга иде. Алар гел эт белән мәче кебек яшәделәр. Ләкин ул үзе бик яхшы кеше иде. Тик хатыныннан гына бәхет күрә алмады. Аның янына милиөия хезмәткәрләре дә еш килә иде. Ул инде үзенә бер тапкыр кул салырга теләгән иде. Аны хастаханәгә алып киттеләр. Һәм аның гомерен саклап калган иделәр. Кыш көне ул хастаханәдә яткан иде, аннан чыккач кәефе яхшырды, ул көлеп тә, шатланып та йөри иде шикелле. Ләкин соңгарак ул тагы да моңсулана башлады, үзенең уйларына бата башлады. “
Язга чыккач Юраның үз-үзен тотышы, кәефе үзгәрде, - ди Айгөл. Язын җинаятьләр, үз-үзенә кул салулар ешая. Психик авырулар кискенләшүнең гомуми күренешен, аның нидә чагылыш табуын 1 категорияле табиб, психиатр Зиннур Зарипов болай аңлатты:
Яз көне психик авырулар гына түгел, ботен төр авырулар да кискенләшә. Һава торышының үзгәрүе, организмга витамин җитмәү моңа шулай тәэсир итә. Психик авырулар хастаханәсендә теркәлгән кеше генә түгел, бик күпләр күңел төшенкелеге, начар йоклау белән интегәләр. Бу психик чир дигән сүз түгел әле. Бу – организмга үзгәреш керү. Бу бөтен кешедә дә була торган хәл. Бигрәк тә яз көне күбрәк кабатлана. Соңгы вакытларда үз-үзенә кул салып дөньядан китү очраклары күбәя генә. Психик тәрбия җитмиме, гаилә тшрбиясе җитмиме – төгәл генә әйтә алмыйм. Бу турыда галимнәребез дә чаң кага. Бер караганда, моның сәбәпләре бик күптер. Наркоманлык, тормышның тигез булмавы, акча җитмәү, яшь гаиләләрнең торырга урыннары булмау, эшкә урнаша алмау кебек социаль һәм материаль факторлар тәэсир итәдер.
ди 1 категорияле табиб, психиатр Зиннур Зарипов. Аның сүзләренә караганда, психиатрга кешеләр ышаныч белән карамый, алардан курка. Психиатрга тикшерелүгә соңарып кына килә. Иң элек ул башка барлык табибларны йөреп чыга, сихерчеләргә, гипноз белән эш итүчеләргә бара. Шуннан соң гына психиатрга күренүгә мәҗбүр була. Күпчелек авыруларның бу иң зур хатасы.
Бүгенге көндә безнең мөмкинчелекләребез артып бара. Хастаханәләрдә психологлар бар, психокоррекция дигән ысул белән дәвалыйбыз. Дару белән генә түгел, сүз белән дә давалыйбыз.
Яз көне, психиатр Зиннур Зарипов әйтүенчә, психик чирләр 85 процентка арта. Бик күпләр күңел төшенкелегендә йөри. Бер кеше дә күңел төшенкелегенә бирелүдән, психик авыруларның корбанына әйләнүдән сакланмаган. Бары тик үз-үзеңне коткару – коткаруның иң яхшы ысулы. Һәрбер кеше үзенең тормышын яхшы хисләр белән тулыландырырга, күңел төшенкелегенә бирелмәскә тырышырга тиеш. Ә аның өчен күбрәк саф һавада йөрергә, физик күнегүләр белән шөгелләнергә, тынычландыра торган музыка тыңларга, үзеңнең күңелеңә ләззәт бирерлек шөгел булдырырга кирәк, - ди Зиннур Зарипов. Психик авыруга, бигрәк тә язын, тынычлык барлыкка китерергә, ихтирамлы мөнәсәбәт, уңай атмосфера тудырырга кирәк. Хәер, мондый мөгалләмә авыруларга гына түгел, сәламәт кешегә дә кирәк.

XS
SM
MD
LG