Accessibility links

Кадыйров шул кадәр көчлеме?


Кадыйров Медведевны президент итеп сайлаганда шулай биеде
Кадыйров Медведевны президент итеп сайлаганда шулай биеде

Рамзан Кадыйров Чечняда үзенең шәхес шөһрәтен булдырырга һәм үз хакимиятен ныгытырга тырышканда, республикада аңа каршы чыгучылар да табыла.

Русия президенты Владимир Путин Кадыйровны бу вазыйфага узган яз башларында билгеләгән иде. Шул чор эчендә Кадыйров үз хакимиятен ныгыту өчен санап бетергесез адымнар ясады.

Әмма күптән түгел кадыйровчылар белән Мәскәү яклы көндәш төркем арасында булган каршылык республикадагы вәзгыятнең әле тотрыксыз булуын күрсәтте.

Узган атнада Кадыйров сугышчыларының Сулим Ямадаев җитәкчелегендәге Восток батальоны хәрибләре белән бәрелешүе турында хәбәр ителде. Низаг бу ике җитәкченең машиналары төркеменең бер-беренә юл бирергә теләмәве белән башланып киткән. Бәрелештә корбаннар да булган.

Кадыйров та, Ямадаев та заманында Чечня бәйсезлеге өчен сугышкан кешеләр. Әмма соңрак алар икесе дә Путин хакимиятенә тугрылык белдерде.
Сулим Ямадаев

Русия саклану министрлыгына турыдан-туры буйсынучы, чечен хәрбиләреннән торган Ямадаев батальоны Чечняда Кадыйровка буйсынмавчы бердәнбер чечен төркеме.

Мәскәүдәге Карнеги аналитик үзәгенең Кавказ белгече Алексей Малашенко узган атнадагы бәрелеш ике көндәш төркем арасында хакимият өчен көрәшнең дәвам итүен күрсәтте ди.

"Шуңа күрә Рамзан шул аңа шул кадәр каты мөнәсәбәт күрсәтә, шуңа күрә ул Восток батальоны барлык хәрбиләрен җинаятчеләр дип атый. Ул алардан тизрәк котылырга тели. Әмма ул уңышка ирешә алмый һәм ул ирешмиячәк тә. Восток батальоны хәрби яктан бик тә нәтиҗәле кораллы кешеләрдән тора, алар профессионаллар. Алар таратылып Кадыйровка хезмәткә җибәрелмиячәк, алар һәрчак Русиянең резервы булып калачак,» - ди Малашенко.

Узган атнадагы каршылыкта, ике як үзара атышып алганнан соң, Восток Кадыйров машиналарына юл биргән. Корбаннар турында мәгълуматлар каршылыклы. Чечен рәсмие үлүчеләр булмады ди. Рейтерс хәбәр агентлыгы исә 18 кеше, шул исәптән хәрбиләр һәм тыныч халык һәлак булды дип белдерә.

Шуннан соң Кадыйров милициягә һәм үз хәрбиләренә тиз арада Гудермеска барып Востокның баш идарәсен чолгап алырга һәм тентергә кушты. Чечняның икенче зур шәһәре булган Гудермес Сулим һәм аның туганнары җитәкләгән ямадаевчыларның ныгытмасы санала.

Шуннан бирле ике як та бер-берен кеше үтерүләрдә, хакимиятне явызларча куллануда гаепләп килә.

Чечня парламенты Русия саклану министрлыгын Ямадаевны Восток җитәкчелегеннән алырга чакырды, Кадыйров Ямадаевны һәм аның бертуганы Бадрудины кеше үтерүләрдә һәм урлауларда гаепләде.

Ямадаев исә, үз чиратында, Кадыйров көчләрен тотык алуларда һәм Русиягә каршы яңа сугышка әзер торуда гаепләде.

Кадыйровчылар үз көндәшләре белән мөнәсәбәтләрен инде күптәннән көч куллану аша ачыклап килә. Әмма ул бәрелешләр киңкүләм мәгълумат чараларына сирәк чыга.

Күзәтүчеләр фикеренчә, Чечняда тотрыклылык урнаштыруны үзенең иң зур уңышларыннан берсе итеп күрсәтергә теләгән президент Путин вазыйфасыннан китәргә җыенганда чыккан бу каршылык Кремльне кыен хәлгә куя.

Путин белән тыгыз бәйләнештә булган Кадыйров хакимиятенең көчсезләнүе Кремль өчен дә яман булырга, төбәкне тотрыксызландырырга мөмкин.

Шулай да, кайбер күзәтүчеләр бу каршылыкның көчәюе, киресенчә, Мәскәү файдасына булырга мөмкин дип исәпли.

90-нчы еллар уртасында Чечняда Мәскәү куйган Доку Завгаев хөкүмәтенең элекке сүзчесе Руслан Мартагов:

“Мин хәзерге хакимиятләрнең мантыйгын аңлый алмыйм. Берсе президент идарәсенә, икенчесе саклану министрлыгына буйсына. Нигә аларны бергә җыеп, “синең хәрбиләр монда, ә синеке монда булачак, сезгә 20 минут вакыт бирелә дип әйтмәскә” дип әйтмәскә? Я алар моны эшләргә теләми, я алар андагы вәзгыятне һич тә контролдә тотмый,” – ди Маргатов.

Соңгы елларда Мәскәү Чечняда хакимиятне акрынлап Кадыйровка тапшыра барып үз тәэсирен нык кына киметте. Кадыйров көчләрендә күпчелек ярлыканган элекке бәйсезлек сугышчылары.

31 яшлек президент Кадыйров хәзер республикада үзенең һәм 4 ел элек шартлатып үтерелгән атасы, элекке президент Әхмәт Кадыйровның шәхес шөһрәтен урнаштыру белән мәшгуль.

Президентлыгының беренче елы тәмамлануга багышлап чечен хөкүмәте Рамзан Кадыйровның чыгышларын һәм әйткән сүзләрен китап итеп бастырды.

Кадыйровның 2 ел элек премьер-министр вазыйфасына килүе белән башланган күпсанлы төзелешләр күтәрелеше дә нык мактала.

Әмма кадыйровчылар кеше хокукларын тупас бозуларда, канунсыз рәвештә читкә нефть сату, талаулар, рэкетирлык белән байлык туплауда гаепләнә.

Чечнядагы вәзгыятне күзәтеп баручылар Кадыйровның хакимияте шул кадәр көчле булу Чечняны яңа тотрыксызлыкка китерә ала ди. Аның Мәскәү белән аралары бозылса яки ул атасы кебек үтерелсә Чечняда яңадан хаос башланырга мөмкин.

"Бер генә кешегә таяну туркыныч, бик тә куркыныч. Аның дошманнары күп, Русиядә дә, Чечняның үзендә дә. Ул авантюрачы егет. Еш кына машинада тән сакчыларыннан башка йөри. Һәммә нәрсәне язмышка тапшыручан. Минемчә аның 40 яшкә җитә алуы икеле" ди Малашенко.
XS
SM
MD
LG