Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:11

Татарлар җыены май азагына күчерелә


Башкортстан татар милли оешмалары вәкилләре үзләренең берлектәге утырышын үткәрде.

Башкортстандагы дистәдән артык татар милли оешмасы җитәкчеләре һәм актив әгъзалары катнашкан бу киңәшмәдә май ае азагында Уфада үтәчәк җыенга әзерлек мәсьәләләре тикшерелде. Алдан ук хәбәр ителүенчә, бу җыен апрель аенда ук үтәргә тиеш иде. Әмма республика хакимиятләре тарафыннан бу чара өчен бина бирү мәсьәләсе һаман да хәл ителми килде.

“Бу мәсьәләне хәзер республика түрәләре май бәйрәмнәре, Җиңү бәйрәме үткәч, уңай хәл итүне ышандыра, - дип белдерде әлеге киңәшмәдә чыгыш ясап, Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары, профессор Мәҗит Хуҗин. - Бу юлы да бина бирмәсәләр, аларның татар проблемаларын чишәргә һаман да теләкләре булмаганын тагын бер кат күрәчәкбез”.
Мәҗит Хуҗин, Башкортстан татарлары проблемаларына игътибар юнәлтеп, әле Русиянең сайланган президенты Дмитрий Медведевка, Башкортстан президенты Мортаза Рәхимовка һәм Русия президентының Идел бу федераль округындагы тулы хокуклы вәкиле Александр Коноваловка хатлар җибәрелгәнлеген дә әйтте.

“Май азагында үтәчәк җыенда Башкортстан татарларының иң кискен проблемалары тагын бер кат күтәреләчәк. Әгәр дә инде рәсми хакимиятләр бина бирми икән, без башка мөмкинлекне карарбыз”, - дип килеште татар оешмалары вәкилләре.

XS
SM
MD
LG