Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 19:11

Рамил Чурагул бәйрәм оештыра


Татар-башкорт дөньясында шактый билгеле шәхес, җыр сүзләре язучы Рамил Чурагул Уфада зур бәйрәм оештыра.

Үзенең иҗатташ дуслары – җырчылар, композиторлар һәм театрлар артистлары белән берлектә бик матур тамаша әзерләде ул.
Үзенең иҗатын яраткан тамашачылары белән очрашуын “Моңнар кайтсын авылга” дип атаган Рамил әфәнде. Аның киң билгеле җыры исеменнән алынган ул. Шушы иҗат кичәсен Уфадагы “Юбилей” мәдәният сараенда 26-27 апрель көннәрендә үткәрә Рамил Чурагул.

“Моңнар кайтсын авылга”, “Әйтмә син авыр сүз” кебек халык арасында бик яратып кабул ителгән җырлары белән шигърияткә дә килеп кергән Рамил Чурагулның исеме хәзер инде татарлар белән башкортлар яшәгән һәммә төбәктә билгеле. Әдәби иҗат белән шөгыльләнү өстенә, Р. Чурагул үзенең кечкенә генә булса да, Нәшрият йортын да ачып җибәрде.
Үзенең иҗат кичәсе хакында “Азатлык” хәбәрчесенә дә мәгълүматлар бирде Рамил Чурагул.
“Үземнең 45 яшемә һәм иҗатымның 20 еллыгына багышлыйм бу кичәмне”, - ди Рамил.

XS
SM
MD
LG