Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һәммәсе дә Тукайга багышлана


Бу көннәрдә Башкортстан татарлары бөек шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган мәдәни чаралар оештыра.

24 апрель көнне Уфадагы 84нче санлы татар гимназиясендә, 25 апрельдә 65нче татар гимназиясендә һәм Башкортстан дәүләт университетында үтте әдәби-музыкаль кичәләр.

Алдагы көннәрдә дә бәйрәм чаралары дәвам итәчәк. Шуларның берсе шимбә көнне – Тукайның туган көнендә шулай ук Уфада үтә. Башкаладагы “Ихлас” мәчете бик үзенчәлекле бәйрәм чарасы әзерләгән. Уфа “Нур татар дәүләт драма театры артистлары белән берлектә башта “Ихлас”та, аннан соң театрда үтәчәк ул тантаналар. Башта көн үзәгендә Тукай рухына багышлап Коръән аятьләре укылачак, махсус чалынган корбанлыктан аш мәҗлесе үтәчәк. Ә инде кичен “Нур” театрында Тукайга багышлап махсус сәхнәләштерелгән “И мөкаддәс моңлы сазым” исемле яңа спектакль күрсәтелә.

Әлеге спектакльнең сценариен театрның әйдәүче актрисасы Рима Ключарева язган. Аның жанрын “спектакль-уйлану” дип билгеләгән автор. Саф спектакльдән дә бигрәк театрлаштырылган тамашаны хәтерләтә “И мөкаддәс моңлы сазым”.
Тамашачы күз алдында Габдулла Тукай тормышыннан төрле сәхифәләр гәүдәләнә анда. Ул күренешләрдә шагыйрь күпкырлы, катлаулы, хисләргә бай шәхес булып ачыла. Спектакльнең төп яңалыгы булып Тукайның әлегә кадәр бик үк яктыртылып бармаган мәхәббәт тарихы тора. Иҗатына илһам биргән яшерен хисләренең бөреләнеп тә, ачыла, җимешләнә алмавы, шагыйрь күңеленә юксыну, сагыш өсти.

Тамашадагы һәр сәхифә Тукайның әсәрләренә, истәлекләренә таянып тергезелгән һәм аның шигырьләре, җырлары милли көйләр белән бизәлгән. Тамашада театрның әйдәүче артистлары Рәсимә Гайфуллина, Рима Ключарева, Марат Исхаков, Финә Вәлиева, шулай ук яшьрәк сәнгатькәрләр Ләйсән Ибраһимова, Лина Ганиева һәм башкалар катнаша. Габдулла Тукай ролендә яшь артистлар Айнур Баянов белән Марат Хәсәнов алмашлап уйный.
XS
SM
MD
LG