Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:30

Мөхәммәтшин: "Шартнамәнең эчтәлеге әлегә сай"


Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин

Дәүләт Шурасы утырышында Русия белән Татарстан арасындагы шартнамә нәтиҗәләре тикшерелде.

Бер ел элек чамасы Русия белән Татарстан арасындагы вакәләтләрне бүлешү шартнамәсе Татарстан сәясәтендә иң актуаль мәсьәләләрнең берсе иде. Республика җитәкчелеге бу документны булдыру өчен ил җитәкчелеге белән күп кенә сөйләшүләр алып барды.
Искә төшерик, Федерация Шурасы бу шартнамәне бер кабул итеп, бер кабул итмичә, республика җитәкчелегенең вакыт-вакыт кәефен бетереп килде. Нәтиҗәдә, барыбер дә, шартнамә төзелде. Ул вакытта, Татарстан җәмәгатьчелеге моны үзенчә зур җиңү дип атаган иде. Бер ел узды. Дәүләт шурасы әлеге шартнамәнең нәтиҗәләре турында уйлана башлады.
Пәнҗешәмбе узган парламент утырышында, ахырдан гына булса да бу темага игътибар бирелде. Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе исә, бу турыда сүз башлап бик ук оптимистик рухта эндәшмәде:
“Шартнамәне булдырдык, әмма бер ел инде безнең кайбер яссылыкта карасаң нәтиҗәсез үтеп китте. Ник дигәндә чөнки, кайбер сораулар буенча без, федераль бюджеттан акча ала алмадык. Хәзер 2009 елга бюджетны раслау бара, без белергә тиешбез, бу шартнамә буенча нинди өлкәләрдә без федераль үзәктән акча ала алачакбыз”, - ди Фәрит Мөхәммәтшин.
Дәүләт Шурасы алдында чыгыш ясарга сүз беренче вице – премьер Борис Павловка бирелгәч, ул шартнамәнең кайбер нәтиҗәләрен әйтеп узды.
“Беренче шартнамәгә караганда, хәзергесенең аһәмияте күпкә азрак булса да, бүгенге көндә ул Русия белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләргә караган төп документ булып тора. Бүгенге көндә Татарстан хөкүмәте тарафыннан бу яссылыкта берничә күрсәтмә чыгарылды. Һәр министрлык диярлек Русия хөкүмәте белән теге яки бу проектларны булдыру буенча эш алып бара. Аларны күзәтеп бару – икътисад министрлыгына йөкләнгән.
Бүгенге көндә ике хөкүмәт тарафыннан инде ике килешү имзаланган. Бу мәгълүмати технологияләр федераль агетлыгы һәм туризм агентлыгы белән килешүләр. Хәзер министрлар кабинеты килешү проектларын камилләштерү өстендә эшли”, - ди Борис Павлов.
Җыелышта Хөкүмәт вәкиленең чыгышы белән кәнагать калмаганнар, аңа сораулар юллады. Депутатларның күбесен, бүген Татарстан керемнәренең ничек итеп бүленүе борчый. КПРФ фракциясе вәкиле Садыйков керемнәрне бертигез бүлергә киңәш итә. Керемнәрнең өчтән бер өлеше федераль үзәккә, икенчесе Татарстан бюджеты, калганы җирле бюджетка бирелергә тиеш, аныңча.
Борис Павлов исә, бүленешкә игътибар итмичә, “Безгә мөмкин кадәр күбрәк акчаны, федераль үсеш институтларыннан алырга кирәк”, - диде.
“Бу бик зур акчалар. 2009-2012 елларга бу институт тарафыннан Русия Федерация субъектларына 3 триллион сум бүленеп биреләчәк. Безгә әнә шул акчаларны алырга тырышырга кирәк. Бүген, республика хөкүмәте бу яссылыкта эш алып бара”, - ди Борис Павлов.
Алай да, күп кенә сөйләшүләр барганнан соң, биредә җыелган депутатларга барсы да аңлашылып бетми. Бу проектлар 2009 федераль бюджетка кертеләме, юкмы? Бу турыда парламентның өлкән депутаты Сергей Осколок бик каты әйтте.
Шартнамәдә икенче бер мәсьәлә - чит җирләрдәге ватандашларыбызга ярдәм күрсәтү. Әмма бу яссылыкта, әлләни, килешүләр юк, дип каршы килде депутатлар. Павлов әфәнде бу мәсьәләне игътибарга алырбыз диде.
Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзе исә, шартнамә буенча Татарстан хөкүмәтенең эшен болай бәяләде:
“Мин хөкүмәтнең эшчәнлеге белән кәнагать түгел. Павлов әфәнде санап чыккан бу килешүләрне барлык төбәкләр дә төзи. Шуңа күрә аларны республика хөкүмәтенең җиңүләре дип әйтеп булмый. Без бу шартнамәгә шундый көч түгеп ирештек, әмма хәзер шартнамә эчтәлеге ягыннан сай. Бу безнең яктан мактану кебек кенә килеп чыга. Имеш менә бездә шартнамә бар ә сездә юк. Чынлыкта исә бернәрсә дә эшләмибез. Киләчәк буын безне бу эшләр өчен гафу итмиячәк”, - ди Фәрит Мөхәммәтшин.

XS
SM
MD
LG