Accessibility links

Кайнар хәбәр

2008 ел Тукай бүләге ияләре игълан ителде



Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев карары белән 2008 елда Тукай бүләге белән түбәндәге иҗат әһелләре бүләкләнде:

“Шагыйрь мәхәббәте” операсы өчен М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры төркеме: Резеда Әхиярова (композитор), Әхмәт Агади (баш партия башкаручы), Виктор Соболев (дирижер);

Соңгы еллардагы концерт програмнары һәм “Мин яратам сине Татарстан” җыры өчен Салават Фәтхетдинов һәм җыр авторлары Роберт Андреев белән Роберт Рәкыйпов (вафатыннан соң);

“Газәлләр”, “Мәңгелек сусау” китаплары өчен Рәдиф Гаташ;

“Тукайны укып” исемле сурәтләр шәлкеме һәм “Моабит дәфтәрләре” нигезендә ясалган сүрәтләр өчен Виктор Аршинов.

XS
SM
MD
LG