Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 04:22

Туган тел бәйрәме Тукай һәйкәле каршындагы шигърият бәйрәменнән башланып китте. Аннан Казанның башка мәйданнарына җәелде.


Быел Тукай туган көн шимбәгә туры килү сәбәпле, шигъри митинг гадәттәгедән иртәрәк – көндезге сәгать бердә башланды. Биредә Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләренең лауреатлары, күренекле шагыйрьләр, әдәбият, сәнгать әһелләре катнашты.
Апрель ахырында Казанда шактый салкын була. Шуңа күрә карлар эретеп, салкынайган җил исеп торган урамда озак торып булмый. Ун-егерме еллап элек шигъри митинг үтә торган театр тыкрыгы шигырь яратучылар белән тулы булган. Хәзер бу тыкрыкның якынча яртысы гына кешеләр белән тула. Быел Шигырь бәйрәме үтәсе көн кояшлы һәм җылырак булганга, бәйрәмгә килүчеләрнең күңелләре күтәренке.

Митингка килгән ике-өч мең кешедән башка бик күпләр "Яңа гасыр" телеканалы аша шигырьләрне, чыгышларны тыңлый. Турыдан-туры ретрансляция Татарстанда һәм чит илләрдә татар телен яраткан тамашачыларга шул ук мизгелдә барып җитә. Шулай ук мәйданга килүчеләр арасында чит илләрдән килгән кунаклар да күп. Милләт һәм шигърият өчен янып яшәүчеләр бер-берсе белән күрешеп, хәл сораша. Шәһәр җирендә бары тик туган телдә генә сөйләшә торган мондый җыеннар бик сирәк була шул.
Һәркем диярлек быелгы Тукай бүләге лауреатларының кем булуы турында сораша, ә белгәннәр үзенең тәэсирләре белән бүлешә. Быел Тукай бүләгенең яңа лауреатлары турында телевидение-радио аша алдан хәбәр итмәделәр. Ике рәсми газетта шимбә иртәсендә басылып чыккан указны укыган кешеләр дә күп булмады. Шигъри митингка яңа лауреатлар да чакырыла.

Бу юлы президент указы һәм аның игълан ителүе гадәттәгедән аерылып торды. Президент М. Шәймиевның нәкъ шушы көннәрдә Чехиядә ял итә.Әмма әмма Тукай бүләге һәм Республикадагы хәлләрне күз уңаенда тота икән. М . Шәймиев егерме бишенче апрелдә, җомга кичендә имзалаган указның беренче җөмләсендә үк “Г. Тукай бүләге бирелә башлауга илле ел тулу уңаеннан дип әйтелгән”.

Гадәттә, бер елда өч Тукай бүләге бирелсә, быел шушы бүләкнең юбилее уңаеннан президент дүрт дәүләт бүләге бирергә игълан иткән. Иҗади конкурста унбер дәгъвачы арасыннан дүртне сайлап алу җиңел булмаган диләр. Күренекле прозаиклар Мәдинә Маликова, Тәлгат Галиуллин, К. Кәримов, Суфиян Поварисовларның әсәрләре, рәссам һәм скульптор Илдар Хановның иҗаты, Питербургтагы Тукай һәйкәле авторлары, шагыйрь Ркаил Зәйдулла әсәрләре дә югары бүләккә лаеклы.

Бәлки, киләчәктә, иртәме-соңмы, бу әдипләр дә Тукай рәсеме төшкән медальгә һәм өч йөз мең сумлык премиягә лаек булырлар. Тукай бүләкләре комиссиясе тәкъдиме буенча, президент М. Шәймиев менә кемнәргә дәүләт премиясен бирергә хәл иткән:

Шагыйрь мәхәббәте операсын сәхнәгә куйган өчен композитор Резедә Ахиярова, җырчы Әхмәт Агади, дирижер Виктор Соболев, режиссер Михаил Панджавидзе Тукай премиясе белән бүләкләнәләр. Шагыйрь Рәдиф Гатауллин “Газәлләр” һәм “Мәңгелек сусау” китабы өчен, рәссам Виктор Аршинов Тукай һәм Җәлил шигьрияте буенча эшләнгән графика серияләре өчен Тукай бүләгенә лаек булган.

Салават Фәтхетдинов "Мин яратам сине, Татарстан" җырын башкара
Җырчы Салават Фәтхетдинов "Мин яратам сине, Татарстан" җырын башкара күп еллар буе башкарып, халыкны рухландырган Салават Фәтхетдиновтан башка әлеге җырның авторларын да Тукай бүләгенә лаек дип тапкан. Шулай итеп, шушы җырның авторы Әлмәттә яшәүче композитор Роберт Андреев һәм берничә ел элек вафат булган шагыйрь Роберт Рәкыйповның да исемнәре Тукай бүләге лауреатлары арасында.

Шулай итеп, президент М. Шәймиев иҗатчылар арасында күптән барган бәхәскә үзенең ноктасын куйган. Г.Тукай исемендәге дәүләт бүләге иҗатчының биографиясе, эшләгән урыннары, дәрәҗәсе, озак еллар буе нинди юлларда йөрүенә нигезләнеп түгел, ә иң беренче чиратта әсәр өчен, шул әсәрнең җәмгыять тормышына керткән өлеше өчен бирелә. Татарстан президенты шушы гамәле белән Республиканы, татар халкын һәм милләтнең газиз шәхесләрен яратырга кирәклегенә ишарә ясаган.

Шигърият бәйрәмендә быелгы Тукай премиясе лауреаты чыгыш ясады, рәхмәтләрен белдерде. Салават Фәтхетдинов “Мин яратам сине, Татарстан” җырын башкарды.

Гадәттәгечә, Тукай һәйкәле янында танылган шагыйрләр чыгыш ясады. Г.Тукай әсәрләреннән өзекләр күрсәтелде. Бәйрәм тамашасын язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов алып барды.

XS
SM
MD
LG