Приштина – Узган төндә Косовоның төньягында булган шартлау нәтиҗәсендә 3 кеше яраланган. Шартлау күбесенчә серблар яшәгән Лепосауич шәһәрендә булган.
Полиция вәкиле Бесим Готи сүзләренчә, кемдер машинасында барганда шартлаткыч ташлап киткән. Бу шартлау Пасха башлануга берничә сәгать кала булган.