Accessibility links

Кайнар хәбәр

Серб чиркәве Косовоны саклап калырга чакырды



Белград – Сербиянең православ чиркәве бүген үзенең Пасха мөрәҗәгатендә христианнарны Косовоны саклап калырга чакырды.

Сербия чиркәве башлыгы Павел һәм башка руханилар "Косово – һәр православ сербның тормышының бер өлеше" дигән белдерү ясады.

Сербия президенты Борис Тадич бүген Косовода Пасха гыйбадәтләрендә катнашты. Бу сәфәр Косоводагы Берләшкән Милләтләр идарәсе белән килештерлеп башкарылды.

Косовоның бәйсезлеген бүгенге көнгә 40-лап дәүләт таныды. Шул исәптән, Кушма Штатлар, Канада, Япония һәм Европа Берлегенең күпчелек илләре.

XS
SM
MD
LG