Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 18:42

Бу атнада милли тормыш өчен иң актуаль темалар – Тукай, аның туган көне, иҗаты, милләт һәм туган тел язмышы.


Шигърият-проза, әдәбият-сәнгать, милләт дип нинди генә яңгыравыклы сүзләр әйтсәң дә, аларның сыйфатын билгеләү җиңел түгел. Бу күренешләрнең гап-гади һәм конкрет күрсәткече бар. Әдәбиятта, сәнгатьтә быел иң зур бәяне кем ала? Тукай исемендәге дәүләт бүләгенең яңа лауреатлары кемнәр соң һәм нинди хезмәт өчен аларга бу бүләк бирелгән?

Абруйлы бүләкне алырга һәркем әзер. Һәр иҗатчы диярлек үзен Тукай варисы дип саный. Ә лауреатлар ел саен 3-4 кеше генә була. Дәгъвa итеп тә, бәйгедә җиңмәгән шәхесләрнең дә эчендә җаны бар, аларның хезмәтләре дә җитәрлек. Димәк, Тукай рәсеме төшкән медальне Татарстан Президентыннан алу һәр иҗатчының иң югары казанышы. Менә шушы бүләкккә омтылыш һәм аның бирелү критерийлары турында уйлану бик урынлы. Чөнки әдәбияттан, мәдәнияттән читтәрәк торган бик күпләр шушы бәйге турында белми калалар. Иҗатчыларның һәм укучыларның, тамашачыларның яшь буыны да бүләкне 300 мең сум салынган конверт алу кебек кенә күз алдына китерә. Ә бит Тукай дәрәҗәсендә иҗат итәргә, бу исемгә лаек булу өчен үзләре миллион сум түләр иде. Ләкин Тукайча иҗат итү тамгасы сатылмый. Уен эш түгел бу. Кайберәүләр Тукай бүләгенә дәгъва итү докторлык диссертациясен яклаудан да күбрәк рухи көчләр, нервылар таләп итә диләр. Шулай итеп, «Азатлык»радиосының аналитик сөйләшүе инде 50 ел элек гамәлгә куелган һәм 100 дән артык иҗатчыга тапшырылган Тукай бүләге турында. Сез бүген Габдулла Тукай исемендәге дәүләт бүләге лауреатлары, Татарстан халык депутатлары Роберт Миңнуллин һәм Разил Вәлиев, шулай ук Казан университеты профессоры, Тукай җәмгыяте идарә рәисе Хатыйп Миңнегулов фикерләрен ишетерсез. Иң башта Татарстан халык шагыйре Роберт Миңнуллиннан лауреат исеменә лаек булучыларның бу җиңүгә ничек килүләре турында белешик.

Роберт Миңнуллин, Римзил Вәли
Роберт Миңнуллин. Мин бу премияне бик озак ала алмадым. Бәлки лаеклы булмаганмындыр, бәлки җае чыкмагандыр. Төгәл әйтеп булмый. Күз алдымда, беренче тапкыр бу хакта шагыйребез Шәүкәт Галиев тәкъдим итте. Ул 1989 елны Язучылар союзы идарәсенә зур гына хат язып җибәргән. Анда мине Тукай премиясенә лаеклы, аны балалар иҗаты өчен Тукай премиясенә тәкъдим итәргә кирәк дип. Аннары балалар әдәбияте секциясендә сөйләшү булды, һәм идарәгә чынлап та тәкъдим иттеләр. Ләкин, идарәдән мин ул чакта үтмәдем. Күп сәбәпләр булгандыр, ләкин мин игътибар итмәдем, чөнки шактый яшь идем ул чакта. Аннары дүрт тапкыр тәкъдим иттеләр, берсендә мин исемлектән үземне алдырдым. Чөнки анда Гомәр Бәширов белән Фәридә Кудашева тәкъдим ителде. Мондый аксакаллар, бөек язучылар, җырчылар янында мин үземне бик уңайсыз хис итәр идем. Фәридә Кудашевага ниндидер сәбәптә бирми калдырсалар, мин үземне бик гаепле сизәр идем. Шуңа күрә, мин үземнең документларымны кире алдым. Һәм инде миңа илле яшь тулганда, тугыз елдан соң миңа шушы премияне тәкъдим иттеләр.

Разил Вәлиев. Бүләк бирүнең тәэсире язучының үзенә караганда, аның тирәсенә, аның даирәсенә күбрәк тәэсир итәдер. Әгәр дә синең иҗатына Тукай бүләген бирәләр икән, димәк син үзеңнең иҗатыңны күпмедер дәрәҗәдә югарылыкка күтәргәнсең дигән сүз, сиңа халык игътибар биргән. Билгеле, Тукай премиясе бер конкрет әсәргә бирелсә дә, ул премияне биргән вакытта, телисеңме, теләмисеңме, ул язучының, ул композиторның, ул әдипнең, ул музыкантның бөтен иҗатын күз алдында тотмыйча булмый. Мин үзем премия алгач, күңелдә ниндидер дулкынлану хисе бар иде, тауга менгән шикелле идем, бүген сәхнәдә Тукай премиясе, Җәлил премиясе лауреаты Разил Вәлиев дигәндә, мин аптырап та куям, мин микән бу дип.

Роберт Миңнуллин. Исем белән премияне бутарга ярамый. Бездә еш кына шушы ике әйберне бутыйлар. Дәрәҗәле исемнәр шәхеснең, иҗат кешесенең бөтен иҗатына, шәхесенә, кылган гамәлләренә, бөтенесен күз алдында тотып ил алдында, халык алдында, республика алдында күрсәткән хезмәтләр өчен бирелә. Исем – атказанган сәнгать эшлеклесе, мәдәният хезмәткәре, халык язучысы, шагыйре, орден, медаль – менә шундый бүләкләр шәхескә бирелә. Ә премия әсәр өчен бирелә. Син күренеклеме, түгелме, хезмәтләрең күпме, азмы – шуңа да карамастан аерым әсәр өчен бирелә. Аның положениесенда дә шулай язылган. Бездә шушы ике әйберне бутау еш кына күзәтелә.

Римзил Вәли. Иҗтимагый, сәяси активлык, яхшы кеше булу озак еллар буе милләткә, әдәбияткә яки сәнгатькә хезмәт итү исәпкә алынамы?

Роберт Миңнуллин. Алына, әлбәттә. Тик алынмаска да мөмкин. Әйтик, Нурихан Фәттах кебек зур язучы бар, Тукай премиясе лауреаты. Аның иҗтимагый активлыгы ул кадәр зур булды дип әйтмәс идем. Ул өйдә генә язып торган язучы булган. Премияне ул язган романнар өчен алды. Моны мин бик гадел дип исәплим. Шулай булырга тиеш тә. Ләкин соңгы вакытта бездә хәйләләшү, йомшарту, үзгәртү кебек сыйфатлар белән эш итәбез. Мәсәлән, соңгы елларда чыккан китап тәкъдим ителергә тиеш. Ул чынлап та чыга, ләкин аны ачып карыйсың, ул сайланма әсәрләр булып чыга. Ул язучының гомер буе язган әсәрләре шунда тупланган. Мәсәлән, безнең бөек Әмирхан Еникиебезнең иң яхшы әсәре дип без “Әйтелмәгән васыятен” исәплибез. Ул Тукай премиясен шушы әсәр өчен алырга тиеш иде. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында, объектив һәм субъектив, заманына күрә, Әмирхан Еники вакытында премиясен ала алмады. Бик озак еллардан соң, аңа соңгы елларда язылган хикәяләр өчен, бөтенләй икенче Әмирхан Еники өчен бирелде.

Римзил Вәли. Кайберәүләр бик олыгайгач, җитмеш-сиксәнгә җиткәч, премияне алган. Якуп Зәкиев, башкалар...

Роберт Миңнуллин. Менә аклау дигәндә, әгәр дә Тукай премиясе лауреатларын илле ел эчендә барлап чыксаң, күпме генә бәхәсләшсәк тә, шауласак та, нигездә алар бөтенесе дә аклаганнар, чыннан да лаеклы шәхесләр.

Римзил Вәли. Ә шулай да, нинди иҗат иң көчле һәм иң затлы? Тукайга кем лаеклы варис? Мондый бүләкләр Г.Тукайның үзенә, Дәрдмәндкә, Гафурига, Такташка, Җәлилгә бирелмәсә дә, мондый шәхесләр иң югары үлчәм булып кала. Ә бит Г. Тукай шагыйрь генә түгел, ә сатирик журналист, публицист буларак та билгеле. Димәк, Тукай иҗатын өйрәнү, пропагандалау да бу югары бүләккә лаеклы. Элкке заманнарда Ибраһим Нуруллин, Нил Юзиев кебек галимнәр Тукай бүләге алганнар. Журналист Марсел Зарипов берничә ел элек шул ук югары дәүләт бүләгенә лаек булды. Соңгы елларда мондый юнәлештә баручылардан филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегулов Тукай җәмгыятенең рәисе булып тора. Моңа кадәр Тукай бүләгенә дәгъва иткәне булмаса да, Хатыйп әфәнде Тукай рухының бүгенге иҗатчыларга ничек тәэсир иткәнен яхшы белә.

Хатыйп Миңнегулов. Моңа кадәр, әлбәттә, лаеклы кешеләргә бирелде. Кайвакыт таеп узучылар да бар. Мин аны ел саен сизеп торам. Тукайның үзенең иҗатта үлчәү критерие югары булган. Тәнкыйтьче булган, әдәбияткә, сәнгатькә зур тәләпләр куйган. Әгәр дә без киметәбез икән, шушыларга ул кискен көрәшкән, үткен зәһәр телле дә булган. Шуңа күрә Тукай премиясен биргән вакытта да Тукайның критериесыннан төшмәскә иде безгә. Бездә бәхәс бара: татар кешеләренәме, урыс кешеләренәме, башка милләтләргәме биререгә? Минемчә, мәсьәләгә киң карарга кирәк. Менә Александр Ключарев бар иде. Ул урыс кешесе, ә татарның музыкасын үстерергә, кадрлар ясауга күпме эш керткән. Урыс булсада, аңа да бирергә кирәк.

Роберт Миңнуллин. Премияләр төрле була. Бик озак еллар Тукай премиясе әдәбият, сәнгать, мәдәният, фән өлкәсендәге гуманитар бөтен жанрларга да бирелеп килде. Әгәр дә Тукай премиясе, язучыларга гына түгел, башка иҗат кешеләренә дә бирелә икән, ул премиянең бәясен, дәрәҗәсен генә арттыра. Ә язучыларга гына бирелсә, ул гадәти әдәби премия булыр.

Римзил Вәли. Бик күп иҗатчылар була, әсәрләр була. Быел да унбер эштән өч-дүрт эш лаек була. Һәр кайсы турында унар мәкалә чыкты, тапшырулар яңгырады.

Роберт Миңнуллин. Премияне алу ситуация белән бәйле. Кем белән тәкъдим ителәсең, кайсы елны тәкъдим ителәсең. Мәсәлән, берничә ел элек җиде кешегә бирә иделәр. Ул кешеләрне бәхет басты. Президентыбызның күңеле йомшак, зур бәйрәм вакытында берничә премиягә арттырды.

Разил Вәлиев
Разил Вәлив. Һәркем үзенең иҗатын начар иҗат дип карамый. Без үзебезнең әсәрләребезне күпмедер дәрәҗәдә яхшы дип саныйбыз. Шуңа күрә тиешле хезмәткә тиешле бәясен дә алырга тиеш дип саныйбыз. Ләкин дөньяда бөтен нәрсәне тигезләп булмыйдыр. Әмма мин моңа кадәр Тукай премиясен алган һәм бу мәсьәләгә ирешкән кешеләрнең бөтенесе дә диярлек аңа лаек дип саныйм. Быел Тукай премиясенә унбер кеше куелгач, аптырап калган кешеләр дә булды. Унбер кеше арасында һәрберсе лаек дип саныйм. Әгәр дә аларны Тукай премиясенә лаек куйганнар икән, бу юкка түгел. Ул кешеләргә өметләре дә булган, иҗатлары да күпмедер дәрәҗәдә шушы критерийларга туры килә. Әгәр дә тәкъдим иткән унбер кандидатның берничәсе генә алган икән, калганнары, минемчә, алдагы елда тагын дә дәртлерәк иҗат итерләр дип өметләнәм.

Роберт Миңнуллин. Әгәр дә Тукай премиясенә шундый-шундый әсәрләр, шундый-шундый язучылар лаек булган икән, димәк, безнең әдәбиятыбыз, сәнгатебез шул дәрәҗәдә. Бу язучы өчен, иҗат кешесе өчен стимул булырга тиеш. Дөнья бүген белән генә бетми, киләчәктә дә дәвам итә. Быел тәкъдим ителмәгән һәм тезелеп басып торган башка талантлы әдипләр дә, язучылар да бар. Алары да өлгереп килә. Лаеклылар ул бүләкне алырга тиеш. Икенче яктан караганда, ул барыбер шартлы әйбер. Тукай премиясе лауреатлары белән янәшә, алардан бер дә ким булмаган башка язучылар, башка иҗат кешеләре яшәп ята.

Хатыйп Миңнегулов. Кайвакыт кандидатларны билгеләгән вакытта ничектер капылт кына килеп чыга. Бер оешма бирә, икенче оешма бирә, аралашырга вакыт кыска. Ел буенча матбугатта, иҗат оешмалары тарафыннан, җәмәгатьчелек тарафыннан барсын иде ул. Соңгы вакытта нинди күренекле әсәрләр туган, менә шушылар күренер иде. Бу дәүләт комиссиясенә дә ярдәм итәр иде. Кызганыч, безгә шушы җитми. Дәүләт бүләге бирелгәч кенә, шаулашып калабыз да, фикер әйтергә дә җитешеп булмый. Кайбер әсәрләр вакыты белән яңгырый да, еллар узгач, аларга җәмәгатьчелек игътибары кими. Бу нәрсәдән? Димәк, бу Тукай премиясен биргән вакытта комиссиянең ялгышлыгын да күрсәтә. Икенчедән, кайбер очракларда күренекле әсәрләр бар, ләкин безгә пропагандалау җитми. Кеше үзе исән, аның дуслары, туганнары бар, аның кичәләре уздырыла, китаплары чыга. Ә кайбер кешеләр бар, авырый мәсәлән, аның әсәрләре читтә кала.

Роберт Миңнуллин. Бездә әдәби тәнкыйть юк. Уртакуллар да, бик лаеклы түгелләр дә моннан файдаланалар. Премия аласы кешене, әйтик Язучылар союзы, алдан планлаштырып, язучыны пиар итеп, аның зурлыгын халыкка җиткереп, халыкта бер фикер туырга тиеш, ул язучы өлгерергә тиеш. Ә кинәт кенә килеп чыккач, әлбәттә, халык аптырап кала, каян килеп чыккан бу язучы дип.

Римзил Вәли. Бу тема беркемне дә битараф калдырмады. Тукай исеме әдәбият, мәдәният мохитендә аерым бәхетлеләргә бирелә торган медальме, генерал погонымы, конвертка салынган саллы гына акчамы, бу бүләккә лаек булыр өчен талант һәм хезмәт җитәме, әллә тәртипле булу, яисә аерым даирәләргә якын булу да кирәкме? Һәркемнең үз юлы, үз медале. Соңгы елларда гына Тукай исеме белән арабыздан киткән Мөдәрис Әгъләмов, Зөлфәт, Шамил Шәрифуллин каяндыр игътибар белән карап торадыр кебек. Хәтта Тукай үзе дә. Шунысы өметләндерә һәм куандыра – рухи кыйммәтләрнең дәрәҗәсе кимегән базарның куәте арткан бу чорда барыбер милли иҗатчы исеменең дәрәҗәсе тагын да күтәрелә. Быелгы Тукай лауреатлары – композитор Резеда Ахиярова һәм аның иҗатташлары, шагыйрь Рәдиф Гаташ, эстрада җырчысы Салават Фәтхетдинов, рәссам Виктор Аршиновлар катлаулы бәйге үттеләр. Бу мохиттә дә көндәшлек арта, димәк дәүләт оешмалары дә, иҗат берлекләре дә, әдәбият, сәнгать әһелләре дә һәр апрель аенда сират күпере, ниндидер яңа сынау, чистарыну аша үтә.
XS
SM
MD
LG