Accessibility links

Бәйрәмне урыслар да көтеп тора


Фәрит Ляпин Ивановoдагы татар җәмгыяте һәм мәхәлләсе башлыгы.
Фәрит Ляпин Ивановoдагы татар җәмгыяте һәм мәхәлләсе башлыгы.

Русиядә сабан туйлары чоры башлана. Бәйрәм ясаучыларга Апас һәм Буа районнарында балалар сабан туен, көрәш ярышларын оештырып күрсәттеләр.

Азаматны елаттылар

Милли бәйрәм серләрен Апас районында сәхнәдән аңлаттылар. Махсус тамашада балаларга милли тәрбия турында басым ясалды. Балалар сабан туе күренеше нәни Азаматның сәхнәдән елавы белән башланды. Әисе һәм бабасы аны анда: “Син бит Азамат атлы, булачак мәйдан батыры! Сабан туе көнне елап ятма Инде!” – дип сөйләнде. Ул арада сәхнәдә йола күренешләре урын алды, чүлмәк ваттылды, су ташылды, көрәш ясадылар. Бәйрәм клуб каршында да дәвам итте. Кунаклар шул ярышларда үзләре дә катнашып бүләк алды.

Башта балалар, аннары өлкәннәр

Тамашаны караучылар да үз төбәкләрендә сабан туен ясый. Шул ук вакытта алар иҗтимагый эштә дә әйдәп бара, мәктәптә яки университетта белем бирә. Пермь өлкәсендәге Лысва шәһәре татар иҗтимагый үзәге рәисе Замира Мусаева да бер татар авылында туган телен, ә Пермь университетында этика фәнен укыта. Ә балалар сабан туен алар махсус бер аерым көнне ясамый. “Без өлкәннәр өчен дә, балалар өчен бергә ясыйбыз. Башта балаларны ярыштырабыз, аннары өлкәннәр урын ала”, - ди ул.

Көрәш дәресе

Апастан соң катнашучылар Буага юл тотты. Анда яшүсмерләр арасындагы милли көрәш чемпионаты узды. Бу да читтән килүчеләр өчен бер дәрес булды. Иваново татар көрәше федерациясе рәисе Рифкат Хәеров бу чараны күрүенә сөенә. Хәеров башкалар кебек Татарстан һәм татар районнарында кунак булудан да, сабак алудан да рухланган иде. Алар ерак Ивановода да сабан туен “казанча” ясарга тырыша икән. Шул исәптән милли көрәшне дә. Рифкат Хәеровка анда хәким булырга туры килә.

Көрәш гаугасыз булмый

“Буада көрәш ярышын бик матур итеп ясадылар. Шулай итеп үзебездә дә ясыйбыз. Мин үзем балачактан ук инде көрәшеп үстем. Кагыйдәләрне беләм. Шуларны үтәргә тырышабыз”, - ди . Рифкат Хәеров.

- Ә бит шул ук вакытта төрле авылда төрлечә көрәшәләр, гауга чыгармыйлармы, дөрес түгел, дип?

“Икенче елны үзең кил дә яхшылап үзеңчә оештыр дигәч, тынычланалар. Төрле фикердәге халыкка хезмәт итү белән үзеңчә эшләү бердәй түгел бит. Бер исәр башы каршы килә дип кенә уртак кагыйдәләрне боза алмыйбыз”, - ди ул.

Урыслар да көтеп тора

Ә менә Фәрит Ляпин Ивановoдагы татар җәмгыяте һәм мәхәлләсе җитәкчесе. Ул андагы милли бәйрәмне төп оештыручы. Шулай ук Ивановода әле бер мәктәптә балалар өчен аерым сабан туе да ясала икән. Анда да, өлкәннәр сабан туенда да төрле милләт кешеләре катнаша, ди.

“Урыслар да көтеп тора. Кайчан була дип көтеп торалар. Бәйрәмдә төрле милләттәге меңнәрчә кеше катнаша. Балаларныкын да гадәти бер урыс мәктәбендә ясыйбыз”, - ди ул. Фәрит Ляпин, семинарда өйрәтелгәнчә, “сабан туе татарны бергә туплый, башкаларга да татар мәдәниятен аңлата” дип саный.

Хәмерне сумкага салып китерәләр

Быелгы семинарда шулай ук сабан туйларындагы эчкечелек проблемасы каралды. Бәйрәм ясаучыларга аракы - хәмер сатылмасын идее, дип киңәш бирелде. Ивановодагы Фәрит Ляпин һәм Пермь өлкәсеннән Замира Мусаева да бәйрәмне аракысыз ясаулары турында әйтә. Тик шулай да “чиста аек” бәйрәм ясау килеп чыкмый икән. Кунаклар яки катнашучылар кайчакны үз кулларына тотып аракы китерә ди.

“Без инде ун ел шәрабсыз ясыйбыз. Губернатор да шулай куша. Тик кайберләре сумкасына салып хәмер алып килә”, - ди Ляпин. “Эчкән кешеләр очрый инде. Шәһәп сабан туенда аракы сатуга куелмаса да. Ә менә авылларда сатучылар да булгалый”, - ди Мусаева.

Тиздән Русиядә сабан туйлары чоры башлана. Май аенда башланган бәйрәмнәр тезмәсе гадәттә июль аена кадәр дәвам итәчәк. Узган тапшыруларбызда хәбәр ителгәнчә Татарстанның мәдәният министрлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы шул бәйрәмнәрне ясаучылар өчен сабан туе укуларын ясады. Бу семинардагылар Апас һәм Буа районнарында да булды. Аларга балалар сабан туен, көрәш ярышларын оештырып та күрсәттеләр

XS
SM
MD
LG