Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 03:59

Тукайны,Чулпанны “ашаган” музей


Тукай һәм Чулпан исемнәрен юкка чыгарып Г.Тукай туган көнне “Музей истории города” ачыла, әмма,Тукай телендә язма юк.

Чалллыда шәһәр тарихы музеен ачу тантасы булды. Анда Русия Дәүләт Думасы рәисенең беренче урынбасары О. Морозов, Мәскәү артистлары, шәһәр җитәкчеләре катнашты. Зурлап ачылган музейда татарча язылган алтакта юк иде.
Музей шимбә көнне ачылса, аннан бер көн алда гына БТК рәисе һәм вәкилләре Чаллыда татар теленең торышын өйрәнеп, аңа югары бәя биреп китеп барды. Барысы да алда гөл түгел икән. Яңа ачылган музей моңа бер дәлил булып тора. Шәһәр мәдәният үзәкләренең берсе булырга тиешле шушы яңа бинага “Шәһәр Тарихы музее” дигән татарча сүзләрне язмаганнар. Ә менә зур алтын хәрефләр белән язган “Музей истории города” дигәне әллә каян күренеп тора. Музей Г. Тукай туган көнне ачылды. Тукай телендә язма юк. Хәер, бу музей Тукай исемен юкка чыгаруда үзеннән өлеш кертте.
Чаллы музее 1973 елдан, тулай торак бинасында эшләде. Аны яңа урынга күчерү зарурлыгы тугач, шәһәр һәм музей җитәкчеләре Г. Тукай исемендәге мәдәният йорты бинасын сайлый. Чаллы һәм Тукай районы зыялылары аны Тукай клубы дип атый иде. Шушы клубны ватып-җимереп яңарта башлагач, аның музей өчен яраклы булмавы ачыклана. Хәзер бу бинаның язмышы билгесез.
Һәрхәлдә Тукай клубы булмаячак инде ул. Музей өчен тагын яңа бина эзләү башлана. Бу юлы да Чаллыда бердәнбер татарча исем белән йөргән кинотеатрга “Чулпан” кинотетрына тукталалар. Шулай итеп, Тукай һәм Чулпан исемнәрен юкка чыгарып “Музей истории города” ачыла. Музей ачылыр алдыннан бер сәгать алдан килеп “Азатлык” өчен әңгәмә ясарга телим. Әлбәттә, татарча. Хезмәткәрләр, бүлек мөдирләре арасында татарлар күп. Музей директоры белән аның урынбасары да татар ханымнары. Ләкин алар музей турында татарча аңлата бирә алмый. Урысча- пожалуйста.
25 апрельдә Чаллыга килгән Татарстан Югары Шурасы депутаты Р. Миңнуллин “Азатлык”ка “Чаллы бөтен дөньяда бердәнбер татар каласы” дип горурланып сөйләгән иде. Русия Дәүләт Думасы рәисе урынбасары О. Морозов катнашында ачылган татар каласы музеенда татарча сөйләүче табылмады.Тантананы алып баручы “Энергетик” мәдәният сарае директоры Г. Рзаева музей хакында кыскача аңлатма бирде:
«Безнең зур шәһәргә зур музей кирәк”,- диде.
О.В. Морозов: “ Чыннан да шулай булырга тиеш. Халкы да күп, тарихы да зур. Шуңа бу музейны рәхәтләнеп кабул итәбез”,-диде.
Татарча алтакта кайчан да булса куелырмы?.-дигән сорауга: “Аңа заказ бирелгән. Урысча алтактаның теге ягына куелачак”, -диде ул.
Яңа музейда татар мөхите ничек яктыртыла, ни өчен татарча сөйләүче экскурсиячеләргә кытлык сизелә?
Бу сорауларга Чаллы музееның элекке директоры Сафина фикерен белдерде:
“Татар халкы, аның тарихына урынны күбрәк тә биреп булыр иде. Шәһәрнең гомуми тарихына урын зурдан. Монысы, бина кечкенәрәк булудандыр. Мин музейда 21 ел эшләдем. Башта урысча гына сөйләдек. 90-нчы еллар башында татар экскурсиячеләрен мәҗбүри куйдык. Урысча язылган текстларны тәрҗемә итеп, үзем татарча экскурсияләрне башладым. Мин Уралда туып, урысча укыган кеше. Шулай да өйрәндем. Элек татарча сөйли белүче 1-2 хезмәткәр була иде.

XS
SM
MD
LG