Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нефть бәясе арта да арта, түбәсе күренми...


Нефть бәясе күптөрле янауларга бәйле
Нефть бәясе күптөрле янауларга бәйле

Әле кайчан гына нефть бәясенең 100 долларга җитүе башка сыймаслык бер фараз буларак кабул ителә иде, бүген инде шушы чималның бер мичкәсе якынча 120 долларга сатыла.


Нефть бәясенең туктаусыз һәм ашкынып үсүенең очы-кырые һаман да күренми - соңгы 6 ел эчендә ул 5 мәртәбә артты һәм бу көннәрдә бер мичкә өчен 120 долларга җитте.

Шушы котырып үсү артында төрле сәбәпләр, шул исәптән, глобаль, бар дөнья күләмендәге факторлар ятса да, бу юлы бәянең югарыга сикерүе артында гади бер эш ташлау тора - якшәмбедә Шотландиядә урнашкан Грангемоут нефть эшкәртү ширкәтендә 1200-ләп кеше эш хаклары мәсәләсендә җитәкчелек белән килешә алмый эш урыннарын ташлап китте.

Моның нәтиҗәсендә Британиянең Төньяк диңгездәге "Фортис" нефтьүткәргече ябылырга мәҗбүр булды, чөнки аның эше Грангемоуттагы ширкәткә бәйле - электр һәм пар нәкъ менә шуннан килә иде. Бу исә британ һәм дөнья базарларына көн саен 700 мең мичкә нефть азрак килә дигәнне аңлата.

Төньяк диңгез торбаүткәргеченең ябылуы турындагы хәбәр Шотландия һәм төньяк Англиядә кешеләрне зур пошманга салып, аларны күпләп бензин ала башлауга этәрде. Кайбер бензин станцияләре тәмам бушап калды.

Грангемоуттагы эш ташлау ике көн генә дәвам итәр дип фаразланса да, белгечләр, аны яңадан элекке күәтенә кайтару 10 көнгә сузыла ала дип кисәтә.

Шулай итеп, Британиядәге шушы, беренче карашка, вак кына бер вакыйгә бар дөнья буйлап нефть бәясенең инде 120 долар тирәсендә уйный башлавына китерде.

Бу мисал нефть индустриясенең төрле янауларга бик тә бирелүчән булуын күрсәтә. Нәкъ шундый ук киеренкелек берәр нефть эшкәртү корылмасында янгын чыкса, берәр торбаүткәргечтә каза булса, я ул шартлатылса, я инде нефть чыгара торган урыннарда бәрелешләр башланса килеп туа.

Нефть бәясе сәяси факторларга да нык бәйләнгән. Аның югары калуы Кушма Штатлар белән Иран арасындагы атом бәхәсенә, Венесуэладагы үтә сулчы хакимиятнең Вашингтон белән әрепләшүенә, Гыйрактагы тотрыксызлыкка, Җәзаирдәге исламчыларның активлыгына да турыдан-туры бәйле.

Бу янаулар айлар түгел, еллар дәвамында яшәп килә, әлбәттә. Алар яңа түгел. Тик соңгы елларда моңа икътисадый сәбәпләр, ягъни нефть куллануның бермә-бер артуы да өстәлде. Мисал өчен, икътисадлары котырып үскән Кытай һәм Һиндстан тарафыннан. Югары ихтияҗ нефть бәяләрен тагын да югарыга этәрә.

Сәяси факторлар - халыкара киеренкелек, кораллы бәрелешләр, хакимият тотрыксызлыгы әһәмияте артканда исә бәяләрнең югарыга таба уйнавы бигрәк тә нык күзгә ташлана.

Шуңа да әлегә иктисадның каны саналган нефтькә бәя тарихта күрелмәгән югарылыкта калыр дип фаразлана.



XS
SM
MD
LG