Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яшәү ни белән үзенчәлекле?


Казан шәһәре
Казан шәһәре

17-19 март көнне SuperJob.ru порталының тикшеренү үзәге “Сезгә үз шәһәрегездә яшәү ошыймы?” дигән сорау белән Русиянең 13 каласында сораштыру уздырган.


Анда Волгоград, Екатеринбур, Красноярски, Түбән Новгород, Новосибирски, Омски, Пермь, Ростовтагы Дон, Самар, Чиләбе, Казан һәм Уфа шәһәрләре халкы катнашкан. Шулар арасында беренче урында - Чиләбе. Экологик яктан пычрак булуга карамастан, Чиләбе халкының 92% проценты үз шәһәрен яратуын әйткән. Казан икенче, ә Уфа өченче урында икән. Азатлык радиосына казанлылар үз шәһәрен яратуын болай дип аңлаттылар:

Казанлылар үз шәһәрен ярата
- Минем өчен иң ошаганы Кол-Шәриф мәчете.

- Бу минем туган, үскән шәһәрем һәм барысы да күңелгә якын. Соңгы елларда ул үсә башлды - яңа төзелешләр барлыкка килде, чистарды.

- Архитектурасы матур, “җанлы” шәһәр.

- Казанда театрлар күп, гаилә белән барып күңел ачу урыннары шактый.

- Кирмән бик матур, музейлар күп, гомумән, шактый үзенчәлекле шәһәр. Шулай ук милли мәдәният һәм ашлар аерылып тора. Гөбәдия, чәк-чәк, өчпочмак башка шәһәрләрдә юк.

- Башка шәһәрләргә баргач Казанны сагынып кайтам, чөнки татар телендә сөйләшәләр.

- Шәһәр чәчәк ата, шуңа бу шәһәрдән бер кайда да китмәс идем.

- Соңгы 5 елда Казанны Европа-Азия белән чагыштырырга була. Бу шәһәрнең мохите бик ошый.

Казан халкы үз каласын башка шәһәрләрдән өстенрәк күрә. Ә бу күренешне матбугат чаралары тудыра. Ягъни радио-телевидение, газеталар Казанда яшәү җиңелерәк, рәхәтрәк дигән мәгълүматны һәрвакыт халык башына сеңдереп килә. Алар Татарстанда Русиянең башка төбәкләре белән чагыштырганда, азык-төлек һәм башка хезмәт күрсәтү өлкәсендә бәяләр арзанрак дип җиткерә. Бу әлбәттә бәхәсле мәсьәлә (мисал өчен, Казанда автобуста йөрү яңа елдан 15 сум булса, күрше Кировта - 9, ә Башкортстанда - 6 сум). Әмма халык үзе күрмәгәч, мәгълүмат чараларына ышанырга мәҗбүр. Һәм шул рәвешле “ярый әле Казанда яшим” дигән караш туа.

Казанның халыкара мохиттә таныла баруы да һәрдаим әйтелә. Бу да халыкта үз шәһәре өчен горурлык уята. Шактый гына төзелешләр дә казанлыларны үсендерә. Әгәр Казан элек төзелеш өлкәсендә Мәскәү, Питербур кебек шәһәрләрдән үрнәк алса, хәзер яңа мэр Ильсур Метшин чит илгә йөз тотып эшли. Мисал өчен, якын киләчәктә Казан үзәгендә урнашачак яңа милли китапханә Һолландия архитекторы, ә зоопаркны төзекләндерү Бөекбританиядәге институт проекты белән башкарыла. Монна тыш, Иске татар бистәсен яңарту белән Барселонаның атаклы архитекторы шөгыльләнә.

Тиздән Казан елгасы янында күпкатлы йортлар төзеләчәк дип белдерелә. Димәк, Татарстан башкаласы тагын да үсеш алачак дигән өмет тә инде аны яратуга сәбәп булып тора.

Сораштыруда Уфадагы халыкның 85% үз шәһәрен яратуын белдергән. Аннан соң Новосибирски белән Түбән Новгород килә - 83%. Волгоградта бу сан - 81%, Ростовтагы Донда һәм Хабаровскида - 80%, Красноярскида - 77%, Екатеринбурда - 73%, Самарда - 72%, Омскида - 67%, ә Пермьд - 63%.
XS
SM
MD
LG