Accessibility links

Кайнар хәбәр

Олимпия уты Төньяк Кореага җитте


71 яшьлек Парк Ду-ик Олимпия уты белән
71 яшьлек Парк Ду-ик Олимпия уты белән

Дүшәмбедә Олимпия уты Төньяк Кореа башкаласы Пхеньянга җитте. Моңа кадәр аның бу коммунистик илдә булганы юк иде әле. Төньяк Кореадан соң ул Вьетнамга һәм соңнан Кытайга киләчәк.


Моңа кадәр һәр илдә диярлек ызгыш тудырган Олимпия уты тоталитар Төньяк Кореада, нихаять, тынычлык алды. Башкала Пхеньянда аны бер төркем өлкән яштәге кешеләр каршылады. Кореа милли киеменә киенгән ханымнар һәм Көнбатыш киемле ирләр утны 20 чакырым чамасы озата барды, кулларындагы кызыл чәчәкләр болгап утка "хуш киләсең!" дип кычкырды.

Кытайдагы кеше хоккулары торышына һәм Тибеттагы бастыруларга протест белдерүчеләр, Пекин Олимпия уеннарын үткәрергә лаеклы түгел дип, һәр илдә диярлек, утның юлына төшергә, аны сүндерергә тырышты.

Әйтик, Пхеньянга кадәр Олимпия уты Көньяк Кореа башкаласы Сеулда булды. Утны һәм шәһәрдәге тынычлыкны саклауга 8 мең полиция хезмәткәре, шул исәптән террорга каршы көрәшүче махсус төркемнәр җәлеп ителде.

Сеул урамнарында 300 ләп кеше, шул исәптән Төньяк Кореа вәкилләре, Төньяк Кореа качакларының Кытайдан көчләп куылуына һәм Тибеттагы хәлләргә протест белдерде.

Берүк вакытта Сеулда Кытай хакимиятен яклаучылар, Пекинны каһәрләгән өчен Көнбатышка тәнкыйть белдерүчеләр дә бар иде. Меңләгән кытайлы кызыл әләмнәр болгап, "Кытайга рәхим итегез!", "Олимпиада ул сәясәт түгел!" дигән шигәрләр кычкырды. Көньяк Кореада 30 мең чамасы кытайлы укый.

Олимпия уеннары Кытайда үтергә тиешме дигән сорауга Сеула урамнарындагы кешеләр төрлечә җавап бирә.

"Әгәр Тибет һәм уйгырлар мәсьәләсе хәл ителсә, бу Олимпия утының мәгънәсе күбрәк булыр иде, болай ничектер уңайсыз",- ди Ли Йонг-кук.

"Сеул Олимпия уеннарыннан соң 20 ел үтүгә, 8 августта уеннарны Кытай каршы ала. Барысы да яхшы үтер дип өметләнәм",- ди Ли Гил-нам.

Сеулда Олимпия утын озату вакытында Кытай студентларының кыланышы Көньяк Кореа рәсмиләренең дә ачуын чыгарды. Көньяк Кореаның тышкы эшләр министрлыгы бу уңайдан Кытай илчесенә тирән борчылу белдерде. Хәбәрләрдә караганда, илче Кытай студентлары өчен гафу үтенгән.




XS
SM
MD
LG