Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чиркәү эпопеясы


Уфадагы Спасс чиркәвен төзекләндерү тирәсендәге хәлләр Генераль прокуратурага кадәр барып җиткән.

Эш шунда, бу чиркәүне төзекләндерү эшләре башланган иде. 1824 елда төзелгән чиркәү, архитектура һәйкәле буларак, дәүләт тарафыннан саклана. Ул федераль һәм республика казналары акчасына төзекләндерелә башлаган иде. Төзекләндерүгә 8 миллион сум акча тотылган, шуның ике миллионы кесәләргә шуган. Төзекләндерүгә барлыгы 60 миллион сумга якын акча кирәк. Әлеге чиркәү тау битендә урнашкан. Ул әкренләп шуа башлагач, ташландыкка әйләнгән булган. Тауны ныгыту өчен тагы бер чиркәү төзерлек — 60 миллион сум акча кирәк. Анысы әлегә хәл ителмәгән.
XS
SM
MD
LG