Accessibility links

Тукай бәйрәме зурдан узмады


26 апрель Тукай бәйрәме. Быелгы бәйрәм чаралары бик зурдан булмады.

Узган җомга Уфаның 84 татар гимназиясендә Тукай бәйрәме узды. Шимбә көнне “Нур” татар дәүләт театрында “И, мөкатдәс моңлы сазым” дигән чара үтте. Ул нибары 50 минут барды. Шуңа тамашачылар аннан бик канәгать калмадылар. Тукай көнен шулай зурлап уздырмауны финанслар аз бүленү белән аңлаталар.

Тукай көннәре югары уку йортларында да билгеләнде. Чараларда катнашкан яшь галим Илдус Фазлетдинов Тукайның ни өчен символга әверелүен сөйләде. Аның сүзләренчә, Сәгыйть Рәмиевның әдәби геройлары бунтарь, дуамал. Гыйсъянчылык башында торган шагыйрь халыкны үз артыннан ияртә алмаган. Дәрдмәнд дә гади халыктан ерак булган. Тукай исә халыкчан, үзе дә гади тормыш алып баруы, халык зарлары белән яшәве сәбәпле, милләт хадименә әйләнгән.
XS
SM
MD
LG