Accessibility links

Кайнар хәбәр

Түрә күрсә шаккатыр иде


Татарстанда быел 2046 йортны төзекләндерергә уйлыйлар
Татарстанда быел 2046 йортны төзекләндерергә уйлыйлар

Шәймиев җитәкчелегендә узган хөкүмәт утырышында торак мәсьәләсе тикшерелде. Бер ел өчендә Казанда 2046 йорт төзекләндерелергә тиеш.

Татарстан җитәкчелеге якын арада күп кенә йортларны төзекләндерергә кирәк, дип боерган икән, бу эшләрнең чынга ашачагына ышанып була. Казанның меңеллыгын гына искә төшерик. Башкалада яшәүчеләр ул вакытта, күп кенә яңа төзелешләрне, төзекләндерү эшләрен күзәтеп барды. Берничә ай өчендә Казан бөтенләй башка шәһәргә әйләнде дисәк тә була.
Тиздән Казанда янә, меңеллык вакытындагы кебек, ныклы төзекләндерү эшләре башланырга тора. Хөкүмәт җыелышында әйтелгәнчә, җитәкчелек, агымдагы елда 2046 йортны төзекләндерергә дигән максат куя.
2002-2006 елларда Казанда барлыгы 4 миллион квадрат метр төрак төзекләндерелгән һәм бу эшләргә якынча 3 миллиард сум җәлеп ителгән. Быел башкарылырга тиешле эшләр белән чагыштырганда, Татарстан җитәкчелеге бу эшләрне диңездәге бер тамчыга тиңли. Хәзер исә, төзекләндерүгә барлык мөмкинлекләр дә бар, тырышып эшләргә генә кирәк.
Быел төзекләнергә тиешле йортларга барлыгы 4 миллиард акча сарыф ителәчәк. Аның яртысы федераль идарәдән булса, калганы Татартан һәм Муниципаль берәмлек бюджетыннан, казанлылар хисабыннан башкарыла.
Республика җитәкчелеге зур-зур җыелышлар үткәреп, җиң сызганып төзекләндерүгә керешергә җыенса да, Президентның бу җыелышлардагы чыгышына һәм гомумән төзекләндерү өлкәсендәге эшләргә башкаланың Идел буе районында урнашкан йортларны караучы “Бриор”җәмгыяте хезмәткәре Кәүсәрия Морозова болай бәя бирде.
“Ике миллиард ул бит бөтен республикага бирелә. Шуңа күрә бүгенге көндә төзекләнергә торган йортлар алар тендер үткәннәр. Минем карамакта булган ике йөрт та бу төзекләндерү программасына эләкте. Әмма, бу акчалар турында әлегә берни билгеле түгел. Бу мәсьәләдә иң авыры шул, я безнең президентны алдыйлар, аста утыручылар, я башкалар. Минем президентка шуны җиткерәсе килә иде. Гел эшләп торган кешеләрне ачуланалар. Йортларны тулысынча төзекләндерсеннәр иде ул. Шуннан соң бу йортларга 25 ел тиярлек булмас иде. Ә бүгенге көндә түбә, подвалны эшлиләр дә китеп баралар. Бу нинди төзекләндерү икәнен, әлбәттә, мин аңлап бетерә алмыйм”, - ди Кәүсәрия Морозова.
Утырыш барышында, Татарстанның торак комуналь хуҗалыгы министры Марат Хөснуллин исемлеккә кертелгән йортлар барлык яктан да төзекләндереләчәк, дип белдергән. Монда электр чыбыкларын, җылылык, су торбаларын, лифтларны карау керә. Әмма министр болай дисә дә, бүгенге көндә, төзекләндерүдән соң да йортлар начар хәлдә булып кала, ди Кәүсәрия ханым. Бу мәсьәләдән чыгу юлын ул түбәндәгедән күрә.
“Түрәләр берничә атна алдан әйтеп куймыйча, йортны карарга килсеннәр иде. Монда хуҗалар да, телевидения дә килә, әмма өч көн түгел, ә өч сәгать алдан әйтсеннәр. Бу очракта аларның чәчләре үррә торыр иде. Бүгенге көндә 2005 елдан бирле булган торак кодексы эшләми ул. Президент бер нәрсә әйтә. Мин телевизордан тыңлыйм да, ура йөгереп барасы килә, әмма монда аска төшкәч “башыңны өзәләр”, - ди Кәүсәрия Морозова.
Миңтимер Шәймиев боерыгы буенча, Казанда 2000гә якын йорт инде быелның октябрь аена төзекләндерелергә тиеш. Федераль идарәдән бу максатларга тагын 6 миллиард сум алыр өчен, исә төзекләндерү эшләрен бер ел эчендә тәмамларга кирәк. Шуңа күрә дә “безнең алда хәзер иң мөһиме федераль идарә биргән 2 миллиард сумны мөмкин кадәр тизрәк төзекләндерүгә тотып бетерергә”, - ди Шәймиев.
2 миллиардны туздырып бетерү берни тормый. Тик бу акчалар төзекләндерүгә, әллә башка максатка юнәлдерелерме, монысы инде, бүгенге көндә торак комуналь хуҗалыгы өлкәдә эшләүчеләрне һәм йорт хуҗаларын борчыган төп сорау булып кала.
XS
SM
MD
LG