Accessibility links

Кайнар хәбәр

Балалар туу арта. Яшьли үлүчеләр дә


Русиядә 1 яшькә кадәр булган балаларның үлү очрагы арта
Русиядә 1 яшькә кадәр булган балаларның үлү очрагы арта

Русиядә демографик хәл үсештә дип белдерелә. Әмма бала туу арту белән бергә, үлүче сабыйлар саны да күбәя икән. Чөнки медицина өлкәсе күпләп бала тууга әзер түгел.


Русия сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикова белдерүенчә, узган ел 1 мең туган балага 10 үлгән сабый туры килгән. Әгәр соңгы 10 елда Русиядә үлүче сабыйларның саны кимүгә таба барса, хәзер хәлләр катлауланган. Мондый кискен хәл нәкъ туучы балалар арту белән бәйле ди, белгечләр. Татарстанда да соңгы елларда күбрәк бала туа башлаган.

“2006 елгы статистикага күз салсак, 37 мең 303 бала туган, 2007 елны - 40мең 672 бала теркәлгән.Үткән елгы саннарга караганда, быел исә 3 мең 369 балага күбрәк туды”, ди республика сәламәтлек саклау министрлыгының балачак проблемалары буенча медицина-социаль бүлек баш белгече Наилә Гайнанова.

Акча артыннан куып
Балалар үлемендә табиблар да гаепле
Сәламәтлек саклау хезмәткәре Русия күләмендә 1 яшькә кадәр үлүче балалар саны артуын билгеләп уза. Моның сәбәпләре төрле, ди.

“Русиядә җирле хастаханәләр, кечерәк бала тудыру йортлары күп. Хәзер бала тудыру сертификаты гамәлгә керде. Күп бала туган саен күбрәк акча керә. Шуңа әлеге акчага кызыгып, медицина хезмәткәрләре баланы үзләрендә таптырырга тырыша. Ә авырлы аналар зуррак үзәкләрдә дәвалансалар үзләре дә, балалары да исән калыр иде. Әмма кирәк чакта медицина ярдәмен күрсәтү вакыты сузыла”, ди Гайнанова.

Моннан тыш, ул елдан-ел хатын-кызларның сәламәтлеге начараюын да билгеләп уза. Бүгенге күрсәткечләр буенча, 30% бала тудыруны гына нормаль дип әйтеп була икән.

“Ике хатын-кызның берсендә (50%) азканлылк. Аннары бүгенге хатын-кызларда бавыр, йөрәк авырулары, йогышлы чирләр күп”, ди сәламәтлек саклау министрлыгы хезмәткәре.

Ул авыр хәлдән чыгу өчен хәзер Русиядә генә түгел, ә төрле илләрдә дә беренче чиратта зур перинаталь (йөкле хатын-кызны тикшерүдә тота торган) үзәкләр төзүгә игътибар ителүен әйтә.

“Чөнки анда җиһазлар да күп була, хезмәткәрләр дә югарырак дәрәҗәдә эшли”, ди Наилә Гайнанова.

Татарстанда үлүче балалар саны кими

Русиядә үлүче балалар саны артса, Татарстанда кими икән. Наилә Гайнанова әйтүенчә, республикада 2006 елны 1 мең туган балага 8,1 үлүче сабый туры килсә, 2007 елны бу сан кимегән һәм 7,8гә калган (Русиядә 1 мең балага 10 үлүче).

Русиядә шулай ук тагын бер зур проблема булып дәваханәләрдә балалар табиблары җитмәү тора. Хезмәт хакы түбән булу сәбәпле, медицина уку йортларын тәмамлаучыларның да бик азы гына балалар табибы булып эшкә бара.
XS
SM
MD
LG