Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авылга да барыр идек, тик сәхнәгә сыймыйбыз


29 апрель- Халыкара бию көне Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен икеләтә бәйрәм.

Моннан 70 ел элек 30 апрельдә бу ансамбль үзенең беренче концертын куйган булган. “Ул вакытта “Бормалы су”, “Егетләр биюе”, “Сабантуй күренешләре”, “Туй”, “Тула өмәсе” күрсәтелгән булган”,- диде ансамбльнең җитәкчесе Айрат Хәмитов.
Бүгенге көндә исә, әлеге төркем 6 июнь көнне Җәлил театрында булачак яңа программасына әзерләнә. “Беренче бүлеген без яңа программа дип “Җиде энҗе бөртеге”н тамашачыга узган елнда 12 декабрьдә күрсәткән идек. Шул ук опера-балет театрында булачак тамашада икенче бүлеге дә гел яңа биюләрдән генә торачак. Анда татар милләтенә, гореф-гадәтләренә багышланган әсәрләр булачак”,- ди Айрат Хәмитов.
Татарстанның тагын бер танылган бию төркеме- “Казан бию” ансамбле 29 апрпельдә Камал театрында чыгыш ясады. Тамашачы соравы белән куелган бу концертның Халыкара бию көненә туры килүе, ансамбльнең җитәкчесе Чулпан Закирова әйтүенчә, очраклы күренеш. Бу төркем әле күптән түгел генә казанлыларга бер-бер артлы ике көндә яңа программа тәкъдим иткән иде. Анда яңалык буларак беренче бүлектә җырлы-биюле “Зәңгәр шәл” тамашасы күрсәтелде. Алга таба куеласы биюләргә килгәндә исә, Чулпан Закирова иҗади мөмкинлекләренең чиксезлеген искә алып: “Безнең программага кермәгән дөньядагы төрле халык биюләренең барысына да игътибар бирергә мөмкин”,- диде. Һәм шул ук вакытта жыр-биюдән генә торган спектакль кую теләкләрен дә яшермәде. “Казан” бию ансамбле әле яңа гына Татарстан шәһәрләрендә чыгыш ясап кайтты. “Авылга да барыр идек, тик сәхнәгә сыймыйбыз”,- ди Чулпан Закирова.
Татар дәүләт җыр-бию ансамбле исә, Төмән, Ханты-Манси, Ямал якларына булган чираттагы сәфәре вакытында беренче тапкыр Омски һәм Тара калаларына ук барып җиткән. Ул якларда ансамбль соңгы тапкыр моннан 30 ел элек барган. “Төрле министрлыклардан вәкилләр, биючеләр Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле югары дәрәҗәгә күтәрелгән дип шаккатып калды”,- ди Айрат Хәмитов.
Татар биюенең дөнья халыклары биюләре арасында үз урыны бар. Кайда гына чыгыш ясасак та, дәртле көйгә түзә алмыйча биеп китүчеләр була, ди Айрат Хәмитов. “Испания, Франция, Япониядәме нинди милләт карамасын безнең белән рәхәтләнеп бииләр”. “Казан” бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова да “ут күршесе”нең фикерен куәтли. “Безнең биюләр күтәренке кәеф белән башкарыла торган. Шуңа күрә бик теләп кушылалар”,- ди ул.
Халыкара бию, дөньядагы бөтен биючеләрнең хөнәри бәйрәмнәре көне 1982 елдан ЮНЕСКО карары белән билгеләп үтелә.
XS
SM
MD
LG